ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Казан арты” форумы делегаты: Һәрберебез татарлыгыбыз өчен көрәшсә, киләчәгебез булачак
Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Минзәлә районындагы Ык елгасында булган коткару операциясенең фотолары барлыкка килде
Татарстан командасы Коста-Рикага Бөтендөнья роботлар олимпиадасына барачак
Вакансияләр ярминкәсендә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш тәкъдим ителәчәк

Хәвеф-хәтәр

Нурлат районында янгында ир-ат һәлак булган

10 февраль 2017, 10:49 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Нурлат районында янгында ир-ат һәлак булган Ир-ат кулында тәмәке була торып, кәнәфидә йоклап киткән, нәтиҗәдә өйдә янгын чыккан.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның Нурлат районында шәхси йортта янгын чыгып, ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фаҗига бер көн элек Сәләнгеш авылының Гагарин урамында булган. Янгын сүндерүчеләрне шушы йорт хуҗабикәсе һәм авыл җирлеге башлыгы каршы алган. Алар янгынны үз көчләре белән сүндерүе турында хәбәр иткән. Янгын чыгу урынында хатын-кыз үзенең тормыш иптәшенең гәүдәсен тапкан.

4 февраль көнне өлкән яшьтәге ир-ат һәм хатын-кызның пенсия алуы ачыкланган. Бу акчага алар шушы фаҗига булган көнгәчә хәмер эчкән. Аек булмаган гаилә башлыгы тәмәке тартырга дип өйалдына чыккан һәм шунда кәнәфидә йоклап киткән. Шул сәбәпле, кәнәфигә ут капкан һәм 62 яшьлек ир-ат һәлак булган. Төтен исен аның хатыны сизгән. Өйалдына чыккач, ул бөтен бүлмәгә төтен тулганын, идәндә аның ире ятуын күргән. Кулына ике чиләк су алып, ул иренең киемендәге утны һәм бүлмәдәге җиһазларга үрмәләгән ялкынны сүндергән.

Йортта 7 кеше яшәгән: өлкән яшьтәне ир-ат белән хатын-кыз, аларның уллары, киленнәре һәм 3 кечкенә оныклары.

2017 елның гыйнварында янгын саклау хезмәте хезмәткәрләре һәрбер гаиләне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырган вакытта бу йортка да кергән. Аларга янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелгән, махсус белешмәлекләр тапшырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр