ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять, Авыл

2016 елда Татарстанда Үзәк Яңа ел чыршыларын иң матур бизәүчеләр билгеле булды

9 февраль 2017, 17:47

2016 елда Татарстанда Үзәк Яңа ел чыршыларын иң матур бизәүчеләр билгеле булды Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген 2016 елда Яңа ел алдыннан Татарстанда Үзәк чыршыларны иң матур итеп бизәүчеләр бүләкләнде. Беренче урыннарны алган шәһәр һәм район җитәкчеләренә дипломнарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бүләкләү Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының 2016 елгы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган берләштерелгән коллегия утырышында булды.

Административ үзәкләре авыл торак пунктлары булган муниципаль районнар арасында Биектау, Чүпрәле муниципаль районнары беренче урынны алды. Административ үзәкләре шәһәр тибындагы бистәләр булган муниципаль берәмлекләр арасында Саба белән Кукмарага тиңнәр табылмаган. Республика шәһәрләре арасында Үзәк Яңа ел чыршыларын иң матур бизәүчеләр дип Алабуга һәм Әлмәт танылды. Казан муниципаль берәмлеге районнары арасында үткән конкурста беренчелекне Казанның Киров һәм Мәскәү районнары яулады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр