ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

Җәмгыять

Таһир Һадиев атнаның бер көнендә тирә-якны чүптән арындыру гадәтен кертергә тәкъдим итә

7 февраль 2017, 13:24

Таһир Һадиев атнаның бер көнендә тирә-якны чүптән арындыру гадәтен кертергә тәкъдим итә Табигатьне саклауга кешеләрне никадәр күбрәк җәлеп итсәк, нәтиҗәсе дә шул кадәр күбрәк булачак, ди ул.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, атна саен бер көннең 15-20 минутын тирә-якны чүптән арындыруга багышларга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Бу фикерне ул бүген комитет утырышында җиткерде.

“Бистәдә, район үзәгендә яки шәһәрдә яши торган гадәти гаилә билгеле бер көнне, иртән эшкә барыр алдыннан, 15-20 минут үзе яши торган тирәлекне чистартсын өчен берәр чара уйлап табарга кирәк. Мондый ысулларны куллану акча да таләп итми. Табигатьне саклауга кешеләрне никадәр күбрәк җәлеп итсәк, нәтиҗәсе дә шул кадәр күбрәк булачак”, – диде ул.

Утырышта катнашучылар арасында республика экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та бар иде. Ул әлеге тәкъдимне Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевка җиткерергә вәгъдә бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр