ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда 11 мең тоннага якын печән әзерләнгән
Тәбрис Яруллин татар әдәбиятына яңа стиль алып килә
Татарстан Язучылар берлеге бакчасында шигъри слэм узды
“Әкият” курчак театры табигатьтә су әйләнеше турында фәлсәфи әкият чыгарды
“Татарстан яшьләре”н киләчәккә алып бара торган баш мөхәррир кирәк – Илдар Гыйльметдинов

Әңгәмә

Галимҗан Гыйльманов: Проблемаларны укучы алдына өеп куярга ярамый

7 февраль 2017, 17:06 , Фото: Султан Исхаков

Галимҗан Гыйльманов: Проблемаларны укучы алдына өеп куярга ярамый Күңел ачу, әдәбият өчен генә язу мәгънәсезлек, дип саный язучы Галимҗан Гыльманов. Шул ук вакытта артык борчылу да әдәбиятка зыян ясый, ди ул.

 (Казан, 7 гыйнвар, «Татар информ», Мөршидә Кыямова). Татарстан Министрлар кабинеты Аппараты ТР халыклары телләре үстерү бүлегенең Татарстан халыклары бүлекчәсе башлыгы Галимҗан Гыйльмановка 60 яшь тулды. Әлеге уңайдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында аның белән интервью оештырылды.

 - Галимҗан әфәнде, 60 яшь - ир-ат өчен шактый саллы чор инде ул. Башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала, шул ук вакытта алдагы көнгә планнар корыла, дигәндәй. Сез дә шундый ук фикердәдер?

- Минем өчен 60 яшь гомер уртасы кебек кенә әле ул. Күңелемнән бөтен гомерем узып китте. Яшь чакта куелган максатларны кабат барлап чыктым. Уңышларым, көенечләремне санадым. Табышлар, казанышларым югалтуларга караганда, күбрәк икән. Бәхетле нәтиҗә! Ә югалтуларсыз тормыш бармый инде ул. Үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки гомерем әдәбиятка багышланды. Бик яшьли әдәбият юлын сайлаган идем, язучы булырга хыялланган идем. Шушы яшьлек максатыма ирешә алдым. Аллага шөкер, укучыларым күп, үземне әдәбиятта вакыйга тудыра алдым дип саныйм. Галимҗан Гыйльманов иҗаты бар.

- Бәхетле булсагыз да, татар язучысы буларак, сезне нәрсәләрдер борчыйдыр бит?

- Әлбәттә, борчый, чөнки язучының һәрбер әсәрендә борчу булырга тиеш. Әгәр дә ул күңел ачу, әдәбият өчен генә языла икән - мәгънәсез булыр иде. Борчылам, башкаларга караганда, артыграк та борчылам. Артык борчылу әдәбиятка зыян да ясый башлый. Проблемаларны укучы алдына өеп куярга да ярамый. Каршында торган проблемаларның хәл итү юлын күрсәтергә кирәк укучыга. Образларың, уй-фикерең, төрле хыялларың аша эшләргә кирәк моны. Максат куярга өйрәтү зарур. Минем максатым, безнең арттан килүче яшь буынны күз алдында тотып иҗат итү булырга тиеш. Татарның киләчәге ул, барыбер, яшьләрдә. Милләтнең теле, сәнгате, язмышы, тарихы аларда кабатлана. Шуңадыр инде, минем әсәрләремдә яшь образлар күп. Иҗатның принцыбы ике генә төрле була ала. Берсе - гыйбрәт, берсе - үрнәк. Язучы шуның икесен дә куллана инде. (Мин үзем икесен кулланам). Гыйбрәт янына үрнәкне дә куям. Ниндидер бер якты юл, “тоннель очындагы яктылык”ны һәрвакыт күрсәтергә тырышам мин. Чак кына ул романтик, хыялый, хәттә бер төрле магик рухта булырга да мөмкин. Өмет дигән әйберне, киләчәккә булган ниндидер бер хыялый омтылышларны образларыма мин гел салам. Яшь кешедә өмет тәрбияләргә кирәк! Яшь буыннарның аяныч язмышлары кайчагында өметсезлектән килә.

"Нәкый Исәнбәт васыятен үтәдем..."

- Сезнең иҗатыгызга күз салганнан соң, анда мифлар, мәҗүсилек сизелә. Тәңречелек тәгълиматын өйрәнүегезне тирә-юньдәгеләр ничек кабул итә?

- Кайчандыр татар мифлары, риваятьләре, ырымнары, ышанулары белән ныклап, актив шөгыльләнә идем. Хәзер инде юк. Бу хакта китапларым, хәттә томнар да чыкты. Татар мифларын, татар рухи мирасын ниндидер бер дини мирас дип санамыйм. Мин аны рухи, күңел мирасы дип саныйм. Безнең халкыбызның үткәндәге күңел байлыгы ул. Сүрәтләр, образлар, вакыйга-гыйбрәтләр, романтик вакыйгары – болары безнең байлык. Шушы рухи (күңел) байлыгын бүген әдәбиятка кайтарып, органик рәвештә кертеп җибәрергә тырышам. Бу юнәлешкә бик яшьли килдем. 30 яшь чагымда ук татар мифларын җыеп бастырып чыгара башладым. Минем туган як – Башкортстан, Агыйдел буйлары, дала яклары. Анда йола бик көчле. Безнең авылда Шаехзадә Бабич туган. Сабан туе, җыеннар бездә бөтенләй башкача уза. Аның магик һәм мифологик нигезе бездә бик куәтле. Җыеннар түрендә хәзрәтләребез утыра. Дини, догалы йоларыбыз бар. Борынгыдан килүче халык ышанулары, мирасы һәм хак динебезнең төп нигезләре, догаларыбыз - барысы да чагыла аларда. Бездә һәрбер агачның, һәрбер үләннең үз риваяте, тарихы яшәп килә. Рухи яктан бай, образлы фикерли торган Дүртөйле районының Әсән авылыннанмын. “Агач ботагын сындырырга ярамый, ул рәнҗи,” “суны пычратма кулың корыр” дигән әйберләрне мин кечкенәдән белеп үстем. Суга тимер тыгып рәнҗетергә, нәҗесләргә ярамый, чөнки ул җанлы. Каргышы башыңа төшәргә мөмкин! Педагогик рамкаларда карыйбыз... Әби-бабалардан килгән мирасым ул минем.

- Нәкый Исәнбәт юлын дәвам иттем, димәкче буласызмы?

- Заманында Нәкый ага Исәнбәт белән аралаштым. Ул: «Галимҗан, мифларны чыгар. Мин татар мифларын чыгарырга өлгерә алмый калдым. Бөтен фольклор җанрларын чыгардым, мифларын кире халыкка кайтарырга ирек бирмәделәр», - диде ул миңа. Чыннан да, ул вакытта караңгы хорафат дип әйтә иделәр, татар мифлары турында. Нәкый Исәнбәтнең васыять сүзе этәргеч биргәндер. Картотека булдырдым, 1980 елларда бик актив эшләп татар мифларының 5 томын әзерләдем. Аның икесе дөнья күреп калды. Укучылар бик разый кабул итте, чөнки халыкка үзебезнең элеккеге күңел гыйбрәтләре, күңел тәгълиматы тансык иде. Динебезгә зыян китермәслек итеп кенә, халыкка җиткерергә кирәк иде аларны.

- Калган томнарын кайчан күрәчәкбез?

- Лаеклы ялга чыккач, башкарып чыгармын дип торам. Алар барысы да минем өстәлдә, бастырып чыгарачакмын, дип уйлыйм. Фәнни рәвештә күп сылтамалар белән эшләмим. Мин аларны хикәялим. Шуңа күрә ул миф, риваятьләр “Галимҗан Гыйльманов хикәяләвендә” дип куелган. Ул халыкныкы, текстларга үземнең авторлыкны такмыйм. Артына чыганакларны куям. Шулай итеп, мин татар мифларын, риваятьләрен, ышану-юрауларын, фалларын барысын да шунда укучыга тәкъдим итәм. Бу әйберләр бөтенесе дә халыкка бик кирәк, чөнки һәрбер эшне башкарганда, күңелдә әби-бабай сүзе торса, начар әйбер түгел!

“Авыл турында язмыйлар”

- Сез Татарстан язучылар берлегендә әгъза булып торасыз, татар әдәбияты тема, жанр кытлыгы кичерә дип уйламыйсызмы?

- Шәхсән мине хыялый әдәбият кызыксындыра. Хыялый реализм, дип әйтик. Тормыш әсәре реалистик әсәр була. Минем “Албастылар” дигән романым бар. Аңа Флүс Латыйфи “хыялый кыйсса жанры” исемен бирде. Албастылар - реалистик әсәр, ләкин ул реализм белән, хыялый әдәбиятның чигендә бара. Тормыш, яшәү сере белән икенче дөнья сере арасында нинди пәрдә тора, менә шул пәрдәне чак кына күтәреп карарга мөмкин. Пәрдәгә кагылып китәргә була, ләкин мин “теге якка” чыкмыйм. Мине фантастик як кызыксындырмый, уйлап чыгармыйм. Ләкин бүгенге кеше өчен геройның халәте мөһим. Шушы магия чигендә барганда, нинди тойгы кичерә ул, язмышы ничек килеп чыга? Мине дә шулар кызыксындыра. Тема кытлыгы, чыннан да, бар, без авыл турында аз язабыз. Бүгенге авыл кешесе турында. Ә бит авыл кешесенең күңеле һаман да матур! Ярата белә, бала җанлы, ул һаман да уңган әле. Шушы кешеләр турында язарга кирәк. Ә без күбрәк шәһәргә күчтек. Безнең әсәрләребездә шәһәр күп хәзер. Безнең рухи кыйммәтләребез, байлыгыбыз авылдан килә. Соңгы вакытта Язучылар берлеге авыл темасына бик күп конкурслар оештыра. Бу - бик яхшы күренеш. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка бик зур рәхмәт. Акрынлап авыл эшчәннәре турында романнар, повестьләр иҗат итә башладык.

- Интернет заманында яшибез, кайбер шагыйрьләр әсәрләрен интернет челтәренә урнаштыра. Укучыларын шуннан җәлеп итә. Ә сез үзегез моңа ничек карыйсыз? Сезнең дә бит үз сайтыгыз бар иде.

- Интернет белән хәзер бөтен кеше дә дус. Тормышта дуслары булмаса да, интернетта күп алар. Шундый заманда яшибез. Бу - бер дә мактанырлык хәл түгел, кешенең күзгә-күз карап сөйләшә торган реаль дусты булырга тиеш. Безнең хәзер күбрәк виртуаль дуслар. Әлбәттә, ансыз да булмый торгандыр. Хәзер интернет әдәбияты дигән күренеш оешып килә. Бу бер дә начар әйбер түгел үзенә күрә, чөнки кеше үзенең мониторын ача да, теләсә кайсы әсәрне укый башлый. Кибеткә дә, китапханәгә дә барасы юк. Бүгенге яңа буын укучысы бер бик матур тойгыны белми. Китапны алып, кулың шул китапны тоеп, шул текстны кәгазьдән укып, күзаллап, хыялланып, аның картинасын тудырып, язучыга иҗат итешеп уку ләззәтеннән мәхрүм ул. Без кулга китап тотып үстек. Монитордан тәрбия алган язучылар да булыр. Монда мин каршылык күрмим, хәттә әйбәт дип тә саныйм. Безнең язучы Марат Кәбиров бар. Аның үзенең интернет кибете эшләп килә. Үзенең китапларын да, башка каләмдәшләренекен дә шунда сата, шулай яши. Безне пропагандалый... иҗатына бер дә зыян килми. Һәр язучы шулай үзенең интернет сайтын булдыра ала. Минем үземнең дә сайтым бар иде. Укыдылар, дусларым да шактый иде. Ләкин аны карап торырга түземлегем җитми, ә аннары мин аңа мохтаҗ түгел дип санадым. Китапларымны болай да укыйлар. Кибетләрдә китапларым тузан җыеп ятмый. Укучыларым җитәрлек, үземне укыла торган язучы дип саныйм. Укучыларым белән очрашуларга йөрим. Минем ул чаклы интернетка мохтаҗлыгы юк! Һәрхәлдә, электрон китапханәләрдә мин бар. Татарстан китап нәшрияты сайтында да китапларым күрсәтелә. Киләчәктә, барыбер, һәр язучының интернет ресурсы булырга тиеш. Мин ул турыда уйлыйм. Берәр формат уйлап чыгарырмын дип өметләнәм. Минем мониторда да үз дусларым булу зарур. Каршылыклырак уй, бераз кешенең фантазиясен, тәмле, хыялый моментларын урласа да, интернет, кирәк дип саныйм.

- Галимҗан әфәнде, милли мәгариф турында фикерләрегез нидән гыйбарәт?

- Милли мәгариф турында төрле карашлар яши. Россия, Татарстан күләмендә дә төрле концепцияләр кабул ителә. Методик әсбапларыбыз эшләнгән, кадрларыбыз да юк түгел. Барыбер милли мәгарифкә җанлылык җитми кебек. Бу хакта сүз чыкса, мин совет чорындагы мәгарифне искә төшерәм. Авыл мәктәпләре, татар мәктәпләрен дигәндәй. Менә шул вакытларга кайтып кайбер үрнәкләрен хәзер дә файдаланырга кирәк, дип саныйм. Укыту методикасының кайбер үрнәкләрен кире кайтарыр идем. Шул ук кадрларны әзерләү, аларда җаваплылык хисен тәрбияләү мәсьәләләләре үтемле булды. Әдәбият мөгалимнәренең статусы да югары иде. Мин укыган чорда татар теле һәм әдәбияты укытучысы иң төп укытучы саналды. Гомумән тел һәм әдәбият укытучылары иң хөрмәт итә торган иде. Аларның күрсәткечләренә карап, мәктәпкә бәя бирделәр. Ул чагында әдәбият, тел дәресләре иҗади характерда барды. Алар ике дәреснең берсендә баладан шигырь, әкият, хикәя яздырып карый торган иделәр. Аннары шуңа анализ бирдерәләр. Беркемне дә язучы булырга әзерләмәгәннәр, әммә укучыда иҗади тоем, иҗади хис тәрбияләгәннәр.

"Ялыктырмый торган торган әсәрләр кирәк"

- Сез балалар өчен дә иҗат итәсез, шәхсән үзем 12 яшьлек улыма тарихи, патриотик рухта язылган легендар шәхесләребез образын тудырган татарча әсәрләр укыта алмавыма борчылам. Нишләп безнең әдипләребез татар телендә андый әсәрләр язмый соң?

- Безнең каһарманнар турында китапларыбыз бар, ләкин алар өлкәннәр өчен шул. Һәрбер язучының каһарманнарга багышланган әсәрләре бар. Без үскәдән Ибраһим Нуруллинның Тукай турында хикәяләре чыккан иде. Тукай турында роман укырга була, Тукай турында хикәяләр укырга мөмкин. Балаларча кабул ителә торган хикәяләр сорала. Авылдашым Шаехзадә Бабич турында шәхсән үзем роман да язам. Аңа кадәр хикәяләр дә яздым. Бабичның бала, үсмер чагы турында яздым. Балаларга үз кабул итү дәрәҗәсендә шәхесләребез турында партиотик рухтагы, тәрбияви әсәрләр булырга тиеш. Ялыктырмый торган, шул ук вакытта тулы язмышын бирә алырдай әсәрләр булуы мәслихәт. Бу талант һәм белем сорый. Андый язучыларыбыз бар. Ләкин шул фикергә без әле якынлашып кына киләбез. Калын китаплар чыгарырга яратабыз, ә балалар өчен кечкенә китапларны чыгарырга ашыкмыйбыз. Балалар китапларым күбрәк минем. Соңгы вакытта шул әдәбиятка кайттым. Үзебезнең мифологик мирастан алып «Илекәй батыр» дигән әкиятләр чыгардым. Шүрәлеләр белән көрәшүчеләр дә Алып, ягъни герой бит! Турай батырлар турында да белү зыян итмәс. Анда 70кә якын әкият бар. Әкият жанрында балаларга патриотик тәрбия бирергә тырышу инде бу. Мифик, әкияти каһарманнарыбыз да үсмерләр өчен үрнәк бит, диясем килә... Балалар аудиториясенә язу - ул минем бурыч, чөнки А. Алиш премиясе лауреаты булуым моңа үзеннән-үзе этәрә. Мин - бала җанлы кеше, ике кыз үстердем, 3 оныгым бар. 12 яшьлек бала ачыла башлый, аңа шәхес, үрнәк, китап кирәк. Интернетка кереп китәләр, югыйсә, интернетның сихере бар. Әмма китап сихере әйбәтрәк, чөнки ул кешене хыялландыра, максатлы итә һәм ниндидер бер якты омтылышлар бирә...

Китапханәчеләр китап укучылар артты, диләр. Димәк, яңа буында китап тойгысы уяна башлады. Китапханәгә яшьләр килә, китап укыйлар, диләр. Димәк, китап югалып бетмәгән, китап әле тормышыбызга әйләнеп кайтачак!

Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында дөнья килә. Әсән урта мәктәбендә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла.

Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы мифларын, риваятьләрен, им-томнарын барлый, җыя. Ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003), Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты.

Күренекле прозаик Галиҗан Гыйльманов – киңкырлы язучы буларак кабул ителә. Күп әдәби күренешләрне фән күзлегеннән җентекләп өйрәнгән галим.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр