ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Җәмгыять

Әтнәгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров килде

6 февраль 2017, 22:00

Әтнәгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров килде Мәктәпнең директор урынбасары Динә Галиуллина Ирек Хәйдәр улы Зиннуров буенча кыскача белешмә бирде.

(Әтнә, 6 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнәгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров килде, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Депутат Әтнә җирендә халык белән очрашуын яшь буын – Олы Әтнә мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырып башлады. Әңгәмә үзара сөйләшү, сорашу формасында барды. Мәктәпнең директор урынбасары Динә Галиуллина Ирек Хәйдәр улы Зиннуров буенча кыскача белешмә бирде. Депутатыбыз – данлыклы ватерполчы, ике тапкыр Олимпия, күп тапкырлар дөнья, Европа чемпионы, “Синтез”ның оста капитаны, Россия җыелмасының алыштыргысыз уенчысы булды. Үзе ватерпол уенына килүе турында кызык итеп сөйләде.

Депутат белән очрашу “Бердәм Россия”нең “Ашыт” спорт комплексында урнашкан җирле штабында дәвам итте. Бу юлы икенчерәк төрле сораулар яңгырады. Конкрет ярдәм генә түгел, Федераль канун чыгару дәрәҗәсендә үзгәртүләр сораучылар да булды. Депутат һәркемгә ярдәм кулы сузарга вәгъдә бирде, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр