ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

Җәмгыять

Чаллыда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты" республика бәйгесенең зона этабы узды

4 февраль 2017, 05:00

Җиңүчеләргә "Татарстан хатын-кызлары" хәрәкәте җитәкчесе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Зилә Вәлиева дипломнар тапшырды.

(Чаллы, 4 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты" республика бәйгесенең зона этабы булды, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Төрле номинацияләрдә Некрасова Ирина, Олеся Шимон, Светлана Мулланурова, Энҗе Талипова, Алинә Хәйруллина һәм башкалар җиңде. Ә "Ир-ат - лидер" исеменә "Ядкәр" җыр студиясе җитәкчесе, танылган алып баручы һәм автор-башкаручы Илнур Гомәров лаек булды.

Җиңүчеләргә "Татарстан хатын-кызлары" хәрәкәте җитәкчесе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Зилә Вәлиева дипломнар тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр