ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Мәдәният

«Алтын битлек» дәгъвалаган Татарстан спектакльләре Мәскәүдә апрель аенда күрсәтеләчәк

2 февраль 2017, 10:36

«Алтын битлек» дәгъвалаган Татарстан спектакльләре Мәскәүдә апрель аенда күрсәтеләчәк Спектакльләрнең режиссерлары – татар егетләре Илгиз Зәйниев һәм Туфан Имаметдинов.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Апрель аенда Татарстанның ике театры – Казан Яшь тамашачы театры һәм Чаллы курчак театры «Алтын битлек» милли театраль премиясе кысаларында Мәскәүдә үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә театр җитәкчеләре үзләре хәбәр итте.

Билгеле булганча, быел республиканың ике спектакле – Чаллы курчак театрында Илгиз Зәйниев куйган “Сак-сок” спектакле һәм Казан Яшь тамашачы театрында режиссер Туфан Имаметдинов куйган (“Тирәннән…” (рәссам Винсент Ван Гог) спектакле - «Алтын битлек» милли театраль премиясе номинанты. Болар икесе дә театр җәмәгатьчелеге тарафыннан бәхәсле кабул ителгән эшләр.

Казан спектакле “Алтын битлек” премиясенә дәгъва итә

“Казанда “Һөнәр” фестиваленнән соң бу спектакльне күрсәткәнебез юк әле. Чөнки Чыршы бәйрәмнәре чоры булды бит. Бу айда Чаллыда күрсәтергә исәп бар. Афишаларны карап барыгыз”, - диде Чаллы курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова.

Мәскәүдә спектакль 12 апрельдә күрсәтеләчәк. Ул Мәскәү курчак театры сәхнәсендә уйналачак. Башлана – 19.00.

“Сак-сок” спектакленең аудиториясен эзлибез – Зөһрә Митрофанова

Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева Мәскәүнең Яшь тамашачы театры сәхнәсендә 14 апрельдә чыгыш ясаячакларын, ә җиңүчеләрнең 19 апрельдә тантаналы шартларда җиңүчеләр игълан ителәчәген әйтте.

Искәртеп үтәбез, Казан дәүләт яшь тамашачы театры – беренчеләрдән булып “Алтын битлек” алган Россия театрларының берсе. Казан ТЮЗының Борис Цейтлинның “Буря” спектакле (Шекспир пьесасы) буенча “Елның иң яхшы спектакле” номинациясендә “Алтын битлек” алуына 20 ел тулды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10