ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Узган елда Татарстанда торак программаларында катнашучылар өчен 10,6 мең фатир төзелгән
Россия Рәссамнар берлеге Суриков институтының Казандагы филиалы эшен яңартуны сорый
Балтачта Яңа ел бизәлешендә актив катнашучыларны бүләкләделәр
Татар дәүләт филармониясе бинасын «180 градуска борырга» җыеналар
Путинның Казандагы штабы “Идея” технопаркында булачак

Җәмгыять

Татарстанда буран чыгуы көтелә

1 февраль 2017, 14:12

Татарстанда буран чыгуы көтелә Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак.
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының сизелерлек бозылу ихтималы хакында кисәтә. Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак, ди синоптиклар.
 
Инде бүген кичкә үк буран чыгачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими.
 
Моннан тыш атна азагына һава температурасы кабат -20 градуска кадәр түбән төшәчәк. Салкын һава температурасы төнлә генә түгел, көндезге сәгатьләрдә дә сакланыр, дип фараз кылына.
 
3 февральдә төнлә һәм иртән бераз кар ява, урыны белән буран көтелә. Төнлә һәм иртән – 15-20, көндез 13-18 градус салкын булачак.
 
Шимбә, 4 февральдә болытлы һава торышы саклана. Бераз кар ява, кайбер районнарда томан төшә. Төнлә һәм иртән 20-25, аязган вакытта 29 градуска кадәр салкын булачак. Көндез – 14-19, Татарстанның көнчыгыш районнарында 22 градус салкын була, ди синоптиклар.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр