ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Зәйгә республиканың баш реабилитологы килгән

31 гыйнвар 2017, 06:00

Зәйгә республиканың баш реабилитологы килгән Танылган табибә Зәй белгечләренә кинезотерапия нигезләре һәм “Атлант” тернәкләндерү костюмын куллану турында лекцияләр укыячак.

(Зәй, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Роза Илалтдинова). Зәйгә республиканың баш реабилитологы Вәлидә Исанова килде, дип хәбәр ителә район газетасында.

Вәлидә Исанова – Татарстан Республикасының танылган табибы, профессор, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының баш реабилитологы, нейрореабилитация һәм кинезотерапия буенча күпсанлы фәнни эшләр һәм мәкаләләр, шулай ук нәтиҗәле тернәкләндерү ысуллары авторы, аерым алганда, “Атлант” костюмы да - аның эшләнмәсе. Инновацион ысулларны кулланып, өзлексез шөгыльләнеп авыруларны дәвалап булачагына ышана табибә.

Танылган табибә атна дәвамында Зәй белгечләренә кинезотерапия нигезләре һәм “Атлант” тернәкләндерү костюмын куллану турында лекцияләр укыячак һәм мастер-класслар үткәрәчәк, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр