ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Җәмгыять

Лаешта “Дәүләт хезмәтләре көне“ акциясе узачак

31 гыйнвар 2017, 07:00

Лаешта “Дәүләт хезмәтләре көне“ акциясе узачак Аның максаты – район кешеләренә www.gosuslugi.ru сайтында теркәлгәндә практик ярдәм күрсәтү.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Эчке Эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлеге 1 февральдә шундый исемдәге акция үткәрә, дип яза районның "Кама ягы" газетасы.

Аның максаты – район кешеләренә www.gosuslugi.ru сайтында теркәлгәндә практик ярдәм күрсәтү. Әлеге сайтта хөкем ителү-ителмәү турында, шулай ук җинаять эзәрлекләүләре фактлары яки аларның туктатылуы турында белешмәләргә заказ бирергә мөмкин булачак.

Моннан тыш, дактилоскопия теркәве оештырылачак. Аны үтәргә теләгән гражданнар моны шунда ук, бүлек бинасында үтә алалар. Өстәвенә бушлай.

Килүчеләрне 8 дән 18 сәгатькә кадәр бүлекнең дежур частенда көтәләр. Белешмәләр өчен телефон: 2-56-41.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр