ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" командасы тагын бер тапкыр оттырды
Инвалидларның кинотеатрга йөрү мөмкинлеген арттыра торган закон имзаланган
Татарстан халыклары корылтаенда нагайбәк халкын Дмитрий Кадыкеев тәкъдим итәчәк
28 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Төркиядә Галимҗан Ибраһимовны искә алалар

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә 49 яшьлек ханым интернет-мошенник корбаны булган

30 гыйнвар 2017, 02:00 , Фото: yashel-uzan.ru

Яшел Үзәндә 49 яшьлек ханым интернет-мошенник корбаны булган Хатын-кызның банк карталарыннан 42 мең сум акчасын урлаганнар.

(Яшел Үзән, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче бер ханым "Автоплатеж ЖКХ" хезмәтен алдырту өчен социаль челтәрләрнең берсендә банкның рәсми группасына сорау бирә, дип яза районның "Яшел Үзән" газетасы. Аның соравына шунда ук банк хезмәткәре исеменнән  мошенник шалтырата. Нәтиҗәдә 49 яшьлек хатын "консультация" алудан тыш, 42 мең сум акчасын да урлата.

Шәхси язышуда  банкның ялган хезмәткәре хатыннан картасының номерын, шәхси мәгълүматларны һәм телефон паролен сорый. Таләп ителгәннәрне эшләгәннән соң хатын ике банк картасыннан барлыгы 42 мең сум акчасыннан колак кага.

Эчке эшләр бүлегенә зыян күрүчеләрдән андый хәбәрләр килү дәвам итә. Социаль челтәрләр аша сату һәм сатып алу игъланнарын үз файдасына кулланучылар күп. Шуңа күрә игълан биреп алдан акча түләү очраклары була икән, аннан баш тарту кулай булыр.

Хәзерге вакытта җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклау буенча  чаралар алып барыла. Кешеләргә Интернет-мошенниклар корбаны булмас өчен  һәр хәбәрне җентекләп тикшерергә, йә булмаса полициягә 02 яисә 112 телефоннары аша шалтыратырга кирәк, дип кисәтү ясала район хәбәрендә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр