ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Мәдәният

Әгерҗедә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу туры узды

28 гыйнвар 2017, 00:00

Әгерҗедә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу туры узды Сәхнә осталарының иң-иңнәре Актанышка – фестивальнең зона этабына барачак.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Әгерҗедә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу туры узды, дип яза «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы.

Ике көн дәвамында район Мәдәният сараенда «Созвездие–Йолдызлык» республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы узды.

Беренче көнне шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Жюри әгъзалары кечкенә сәхнә осталарының быелгы бәйгегә аеруча тырышып әзерләнүләрен билгеләп үтте. Яшь артистлар сәхнәдә үзләрен ышанычлы тоталар, костюмнары да бик матур. Күбесенең мондый фестивальләрдә катнашу тәҗрибәсе дә бар.

Икенче көнне авыл җирлекләреннән катнашучылар «иләк» аша уздырылды.

Сәхнә осталарының иң-иңнәре Актанышка – фестивальнең зона этабына барачак.                              

 
 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр