ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды
Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган
Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк
22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Татар матбугаты

Чирмешәннең Туймәт авылында яшәүче Фәссаховлар гаиләсендә балалар хезмәт белән тәрбияләнә

26 гыйнвар 2017, 16:15

Чирмешәннең Туймәт авылында яшәүче Фәссаховлар гаиләсендә балалар хезмәт белән тәрбияләнә Мал асраучылар өчен берәр көнлек булса да укулар оештырылса яхшы булыр иде, диләр Фәссаховлар.

(Чирмешән, 26 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Фәссаховларның абзарларында әле ут яна: кичке савым икән. 8 нче сыйныфта укучы Алинә аппарат белән сыер сава, энесе Булат чөгендер тапый, йорт хуҗасы Альберт печән салып йөри. Яннарына бераздан әниләре Рәзилә дә чыкты. Монда барыңа да эш җитә. Мини-фермада 8 баш сыер, бозаулар, үгезләр асрала. Атлары да бар. Барлыгы 14 баш терлек Фәссаховлар абзарында.

-Үземне белгәннән бирле сыер тотабыз, - ди Альберт. - Рәзилә белән өйләнешкәч, арттырдык малларны. Мини-ферма төзергә дигән дәүләт ярдәмен - 200 мең сумны да алдык. Аның шарты буенча, сыерларны биш ел сигез баштан киметмәскә кирәк.

Кичен Фәссаховлар 30 литрлап сөт савып керделәр, иртән дә өч чиләкләп продукция алганнар. Төш вакытында савылганны бозауларга эчерәләр. 

-Җәй көне дүрттән, биштән аякта. Төнге икедә ятып, иртәнге дүрттә торган вакытлар да булды. Хайванны саумыйча ярамый, аякта булмасаң, үрмәләп булса да чыгарга кирәк алар янына. Шулай да зарланмыйбыз, авылда эш юк, кем ничек булдыра, шулай тырмаша инде,- ди Рәзилә.

-Гайрәтегез кайтмадымы? Ял да, отпуска да, больничный да юк бит терлек тирәсендә, - дим.

-Җыйнау эшләгәч, җиңдерәбез. Бер-беребезгә кул-алмаш без. Балалар бик булыша, аларны яшьтән капка ачып торырга булса да, үзебез белән ияртеп чыктык, эшләп, хезмәтнең тәмен белеп үсәләр. Өйдә карап торырга әти белән әни бар, - ди Рәзилә.

Альберт нефтьчеләрнең элеккеге җитештерү базасында, өч көнгә бер барып, каравыл тора. Рәзилә авылдагы шәхси кибеттә сатучы. Эше кичке сигездә генә бетә. Иң гаҗәбе, шуның кадәр эш-мәшәкатькә чумган хуҗабикәнең өе ялт итеп тора, өстәле тулы мул ризык. Буш вакытларында тегә, чигә, үзешчән сәнгатьтә катнашырга да өлгерә. Кайнанасын мактап кына торучы тәмле телле дә үзе.

-Безнең әни гаиләнең дирижеры сыман, улына да, миңа да, балаларга да, бабайга да ярый белә. Ә моңа сәләт кирәк. Сабыр кеше ул безнең.

Кайнанасы Галия апага 75 яшь. Тыйнак авыл апасы. Кызык кына сөйләп тә куя.

-Менә теш куйдырып йөрим әле, яшисе килмәсә йөрмәс идем, тормыш яхшы. Киленебездән уңдык, Алладан сорый идем инде, безгә яшәрлек бәндә бир, дип. Шөкер, 15 ел торабыз инде, тавыш чыкканы юк, моннан кала да шулай тату гомер итәргә насыйп булсын, - ди үзе дә 42 ел кайнана белән гомер иткән, сигез килендәше белән уртак тел табып яшәгән Галия апа.

Фәссаховларның 32 гектар пай җирләре бар. Аны үзләренең ДТ-75, МТЗ-82 тракторлары белән Альберт эшкәртә. Узган җәйдә участокларында арпа, солы үстергәннәр. Печәннәрен 460 мең сумга сатып алган “подборщик” белән җыйганнар. Бөтен акча шушы техникага кереп бетте, диләр. Җире булган хуҗага сукасы, тырмасы да кирәк бит әле аның. Аларын да юллаганнар.

-Кешенекен санау килешми дә, шулай да техникага акчаны ничек җиткерәсез? Аларны төзәтеп тә торырга кирәк бит.

-Әниләрнең пенсия акчалары, сөт акчалары шунда кереп бара инде.

-Бер айга сөттән күпме керә?

-Менә үткән айда 22-25 меңнәр чыкты. Санап караган идек, чистасы биш-алты каладыр. Аның фуражы кирәк, техника су белән йөрми, башка чыгымнар булып тора, - ди Рәзилә.

-Нәселле, яхшы, күп сөт бирә торган сыер тоту отышлы. 45-48 литр бирә торган андый маллар бар, тик алар бик кыйммәт. Безнең бер сыерыбыз җәен иң күбе 35 литр бирә, - дип сүзгә кушылды Альберт.

200 мең сумнан, бер сыерга бирелә торган 3 мең сумнан кала, дәүләттән ниндидер ярдәм алганнары юк Фәссаховларның. Элмәледән - “Сөлчә” хуҗалыгыннан тана алганнар. Аның чыгымының бер өлешен – 5 мең сумын район, 15 меңен республика субсидияләргә тиеш булган. 55 мең сумны колхоз кассасына илтеп түли гаилә, моңа язулары бар. Тик, субсидияне алыр өчен, акчаны банк аша күчерергә булган икән. Бу хакта алдан әйтмәгәннәр. Шулай итеп, 20 мең сум акча һавада “эленеп” калган.

Сыерларны саварга бушлай аппарат биргәннәр. Күз тимәсен, анысы өч еллап ватылмыйча эшләп тора. Малларга уколларны Альберт үзе кадый, булдыралган, белгән кадәр дәвалый. Бу яктан мал асраучылар өчен берәр көнлек булса да укулар оештырсалар ярар иде, диләр Фәссаховлар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10