ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

Фән һәм мәгариф

Азнакай районының их яхшы вожатые ачыкланды

26 гыйнвар 2017, 00:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай районының их яхшы вожатые ачыкланды Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә “Иң яхшы вожатый” республика конкурсының муниципаль этабы финалы узды.

(Азнакай, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәгендә “Иң яхшы вожатый” республика конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Бу хакта "Маяк" газетасы хәбәр итә.

Беренче турда катнашкан 18 конкурсанттан финалга 10 вожатый чыкты. Алар пионериянең 90 еллыгына багышланган эссе белән үз портфолиоларын, иҗади презентация, сәнгать эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, залдагы балалар белән эшләп күрсәттеләр, мастер-класс үткәрделәр һәм педагогик вазгыятьне хәл иттеләр.

Иң яхшы вожатый дип Актүбә 1 нче урта мәктәбеннән Наилә Галиева табылды. Ул район данын республика турында яклаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр