ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты
Тукай районының элеккеге башлыгы сак астына алынды
Казанда җиңел машина җәмәгать транспорты тукталышында җәяүлене бәрдергән
Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсен 75 еллыгы белән котлаячак
Яшел Үзәндә татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелган

Җәмгыять

Теләчедә батырларга истәлек тактасы куелачак

25 гыйнвар 2017, 23:00 , Фото: Теләче-информ

Теләчедә батырларга истәлек тактасы куелачак Теләчедә "Хыяллар чынга аша" исеме астында ачык дәрес үткәрелде.

(Теләче, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, “Теләчеинформ”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Татарстанның Теләче районы үзәге урта мәктәбендә җаваплылыгы чикләнгән “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә "Хыяллар чынга аша" исеме астында ачык дәрес үткәрде.

“Газпром трансгаз Казан” җәмгыятенең җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина җитәкчелегендәге делегация укучыларга җәмгыятьнең үткәне, бүгенесе һәм киләчәге турында гына сөйләп калмыйча, җәмгыять тарафыннан алып барыла торган социаль һәм икътисадый проектлар, хәйрия акцияләре, спорт, мәдәни чаралар турында сөйләделәр.

Моның өчен җәмгыять тарафыннан Казанда Киров бакчасының төзекләдерелүе, районыбызның Әбде авылында Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов истәлегенә бюст, Олы Кибәхуҗа авылында Бөек Ватан сугышында геройларча һәлак булган Морат Мостафин истәлегенә истәлек тактасы куелуы, балалар өчен “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!”, “Теләкләр Чыршысы” акцияләре үткәрелүен әйтү дә җитә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр