ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Теләче мәктәпләрендә чыгарылыш тантаналары узды
М.Шәймиев: Татарстан парламенты РФ Конституциясенә каршы килә торган карар кабул итә алмый
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты
Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Җәмгыять

Илдар Халиков: Өлкән буын вәкилләре интернетны үзләштерә алмый дигән сүзләр – миф

25 гыйнвар 2017, 18:06

Илдар Халиков: Өлкән буын вәкилләре интернетны үзләштерә алмый дигән сүзләр – миф “Республикада булган программалар моңа мөмкинлекләр бирә”, – ди Татарстан Премьер-министры.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Өлкән буын вәкилләре интернетны үзләштерә алмый дигән сүзләр — миф. Социаль яктан якланмаган катлам компьютер белән эшли белми, дип әйтү дә дөрес түгел. Аларның, гадәттә, мөмкинлекләре күбрәк, алар тәҗрибәне тиз арада туплый. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шундый фикердә. Бу хакта ул бүген республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

“Республикада булган программалар моңа мөмкинлекләр бирә һәм хәзерге заман таләпләре бу юнәлештә белемнәрен арттырырга мәҗбүр итә”, – диде Илдар Халиков һәм алга таба да күрсәткечләрне яхшыртырга өндәде.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итүенчә, пенсия яшендәге эшләргә теләге һәм мөмкинлеге булган 170 кеше узган ел һөнәрен “алыштырган”. Беренче төркемдә белемнәрен арттырган 70 кешенең 31е эшкә урнаштырылган. Аларның хезмәт хакы 10-18 мең сум тәшкил итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10