ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
XXI гасыр рус әкиятчесе Кучкина әкиятләрендә шәрык темалары, төрки сүзләр урын алган
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган

Татар дөньясы

Бөтендөнья татар конгрессы "Минем авылым" иҗади бәйгесен игълан итте

24 гыйнвар 2017, 10:24

Бөтендөнья татар конгрессы Бәйге татар авылларын борчыган проблемаларга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатында оештырыла.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы “Минем авылым” дип исемләнгән иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесе игълан итте. Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну арттыру, татар авылларын борчыган проблемаларга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатында оештырылучы иҗади бәйгедә Татарстан, Россиядә генә түгел, чит илләрдә яшәүчеләр дә катнаша ала.

Мәгълүм булганча, статистикага караганда, бүген Россиядә 4 мең татар авылы исәпләнә, аларда 2 миллионнан артык кеше яши. Татар авыллары телне, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, тарихны, милли холыкны саклап калган.

Бәйгегә “Туган авылым тарихы”, “Авылым урамнары”, “Күренекле якташларым”, “Авылым чишмәләре”, авылны борчыган проблемалар турында “Әйт, авылым...” кебек юнәлештә язмалар, шулай ук авыл турында җырлар, шигырьләр кабул ителә. Татар яки рус телендә иҗат ителгән 10 биттән дә артмаган язмаларны 2017 елның 30 октябреннән дә озакламыйча электрон рәвештә info@tataravyly.ru адресы буенча оештыручыларга юлларга кирәк.

Нәтиҗәләр 30 ноябрьдә ясалачак. Һәр номинациядә җиңүчеләр өч төрле яшь категориясендә – мәктәп балалары (10-17 яшь), студентлар (18-25 яшь) һәм өлкәннәр арасында билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Иң кызыклы эшләр татар-авылы.рф һәм tatar-congress.org сайтларында дөнья күрәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр