ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Мәдәният

Бөек чуваш шагыйре Петр Хузангай юбилеена Татарстанга аның 94 яшьлек хатыны да килгән иде

23 гыйнвар 2017, 18:28 , Фото: gov.cap.ru

Бөек чуваш шагыйре Петр Хузангай юбилеена Татарстанга аның 94 яшьлек хатыны да килгән иде Әлки районының Хузангай авылында чуваш халкының бөек шагыйре Петр Хузангайның 110 еллыгына багышлап төбәкара шигърият фестивале узды

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Әлки районында туып үскән, Чувашиянең бөек шагыйре Петр Хузангайның 110 еллыгына багышлап, аның туган авылында үткәрелгән бәйрәм чарасына хатыны – СССРның халык артисты 94 яшьлек Вера Кузьмина да килгән. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрдәге битендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр иткән һәм Вера Кузьминичнаның чыгыш ясаган фоторәсемен дә урнаштырган.

“Чувашиянең халык шагыйре, күренекле мәгърифәтче Петр Хузангайның хатыны Вера Кузьминична. Ул (Петр Хузангай) Әлки районының Сихтермә (Хузангай) авылында туган, аны татарның Тукае белән тиңлиләр. Ул 63 яшендә 47 яшьлек хатынын – СССРның халык артисткасын калдырып үлеп киткән. Хәзер Вера Кузьминичнага 94 яшь. Ул Чабаксар шәһәреннән иренең юбилеена килде”, дип язган Гүзәл Шәрипова һәм Петр Хузангай шигыреннән юллар китергән:
“В соседних памятных селеньях
Татарин, русский и чуваш
зовут друг друга с уваженьем
иптәш, товарищ и юлдаш!
“1971 елгы сайланма әсәрләрне укыгыз. Китапханәләрдә бар”, дип өстәгән министр урынбасары.

Әлеге юбилей чаралары турында тулырак мәгълүмат Чувашия Республикасының Мәдәният, милли эшләр һәм архив эше министрлыгының рәсми сайтына урнаштырылган.

Кичә, 22 гыйнварда, Татарстанның Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында чуваш халкының күренекле шагыйре Петр Хузангайның (1907-1970) 110 еллыгы хөрмәтенә төбәкара шигърият фестивале уздырылган. Мәдәни чарага Чувашиядән Республикасыннан мәдәният, милли эшләр һәм архив эше министры Константин Яковлев җитәкчелегендә зур делегация килгән.

Сүз уңаеннан, министр Константин Яковлев тумышы белән Татарстанның Аксубай районының Чуваш Енорускино авылыннан, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Озак еллар Татарстанда чуваш милли-мәдәни мохтариятен җитәкләгән.

Тантаналы чараларда Чвашиянең халык шагыйре Валерий Тургай, филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, профессор Юрий Артемьев, шагыйрә Раиса Сарби, шагыйрь, автор-башкаручы Светлана Азамат, Чувашиянең профессиональ язучылары берлеге идарәсе рәисе урынбасары Марина Карягина, Чувашиянең һәм Россия Федерациясенең халык артисты Петр Заломнов, Чувашиянең халык артисты Людмила Семенова, Чувашиянең атказанган артисты Ольга Лукова, чуваш эстрадасы артистлары, шагыйрьләр, язучылар катнашкан. Шагыйрьнең авылына аның хатыны, СССРның халык артисты, чуваш халкының горурлыгы булган Вера Кузьмина һәм аларның улы Атнер Хузангай белән аның хатыны да килгән.

Кунакларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Ирек Шәрипов һәм башка рәсми затлар каршылаган.

Юбилей чаралары кысаларында Чувашия мәдәният министры Константин Яковлев белән Татарстанның Әлки районы башлыгы Александр Никошин мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куйганнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр