ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Спорт

Кукмара районы Зур Сәрдек авылында Айнур Гәрәев кубогына хоккей ярышлары булды

23 гыйнвар 2017, 06:00 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмара районы Зур Сәрдек авылында Айнур Гәрәев кубогына хоккей ярышлары булды Анда Киров өлкәсенең Урта Шөн, Вахит, Сәрдекбаш, Аш-Буҗи, Олыяз һәм Зур Сәрдек хоккей командалары көч сынашты.

(Кукмара, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылы бозында Айнур Гәрәев Кубогына традицион хоккей ярышлары узды, дип хәбәр итә җирле “Хезмәт даны” газетасы.

Инде бишенче тапкыр уздырылган әлеге очрашуга быел Киров өлкәсенең Урта Шөн, Вахит, Сәрдекбаш, Аш-Буҗи, Олыяз һәм Зур Сәрдек хоккей командалары көч сынашты. Айнур Гәрәев Кубогын Сәрдекбаш командасы яулады. Хоккей "җене" кагылган тамашачылар да көн буе матур хоккей уены карап кинәнде. Сәрдекбаш командасы составында инде танылып өлгергән хоккейчы кызның – Россиянең җыелма командасы уенчысы Фәнүзә Кадыйрованың да уйнавы тамашачыларны сокландырып, уен карарга тартып торды, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр