ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Казанда яңа ел бәйрәменнән калган чыршы агачларын кабул итү пункты барлыкка килде

19 гыйнвар 2017, 16:59

Казанда яңа ел бәйрәменнән калган чыршы агачларын кабул итү пункты барлыкка килде Нарат һәм чыршы агачларын фермер хуҗалыгына мал-туарга ашатыр өчен тапшырачаклар.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Идел буе экология компаниясе Казанда беренче булып яңа ел чыршыларын кабул итү пункты ачты. Компания вәкилләре хәбәр иткәнчә, башкаланың Гадел Кутуй урамындагы 160 нчы йорт янында хәзер махсус контейнер куелган, анда шәһәр халкы Яңа ел бәйрәмен бизәү өчен алган чыршы, нарат агачларын китереп сала ала. Бер генә таләп бар – агачны төрле ялтыравык бизәгечләрдән чистартырга кирәк.

Бу агачларны аннан соң Казаннан ерак түгел Югары Ослан районындагы Шеланга авылында Мурат Сираҗин фермер хуҗалыгына мал-туарга витамин булсын өчен илтеп тапшырачаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр