ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәү "Динамо"сы белән уйный

16 гыйнвар 2017, 19:12

Уен бүген Мәскәүдә 19.30 сәгатьтә башлана.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген “Ак Барс” хоккей клубы Мәскәүдә КХЛ чемпионатының чираттагы матчын башкаланың “Динамо”сына каршы уйнап уздырачак, дип хәбәр итә хоккей клубының матбугат хезмәте.
 
Ил чемпионаты кысаларында, көндәшләр үзара 88 тапкыр уйнады: казанлылар активында – 36 җиңү, 7 тапкыр тигез исәпкә тәмамланган уен һәм 45 оттыру. Быелгы сезонда көндәшләр 8 сентябрьдә Казанда очрашкан иде, ул чакта “Ак Барс” 4:1 исәбе белән җиңү яулады.
 
“Динамо” белән очрашу 19.30 сәгатьтә башлана. Хоккей яратучылар туры трансляцияне “Матч ТВ”, КХЛ HD, “ТНВ” телеканалларыннан карый ала.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр