ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Авыл

Теләченең Урта Мишә авылында якташлар очрашты

16 гыйнвар 2017, 22:00

Теләченең Урта Мишә авылында якташлар очрашты Очрашуда авылның бүгенгесе, үткәне һәм киләчеге турында фикер алыштылар.

(Теләче, 16 гыйнвар, “Татар-информ, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Татарстанның Теләче районы Урта Мишә авылында авыл халкының очрашып, искечә яңа елны каршылау матур традициягә әйләнеп бара. Быел да алар мул табыннар артында бәйрәм итте, дип яза “Теләче” газетасы.

Авылдашлар очрашуына төрле яклардан кайтканнар. Туган як һавасы, авылдашларны күрү теләге, ерак араларны якынайткан аларны. Урта Мишә авылы чирәмендә уйнап үскәннәрнең күбесе, башка төбәкләрдә гомер кичерсә дә, очрашуга кайту җаен табарга тырыша.

“Туган авылымнан чыгып киткәнемә 45 ел булды. Авыл халкы, сукмагы, хәтта көчегенә тикле сагындыра, – диде хәзерге вакытта Олы Мишә авылында гомер итүче Фаягөл Фәтхуллина. – Урта Мишәдән чыгып киткәннән соң бер тапкыр күрешмәгән авылдашлар бар иде. Менә шушы очрашу күрештерде. Элек-электән авыл халкы мәдәният өлкәсендә, хезмәттә бердәм булды. Бик шатланып килдек очрашуга. Алга таба да шушы күркәм чара югалмасын иде”.

Очрашуда авылның бүгенгесе, үткәне һәм киләчеге турында фикер алыштылар. Кичә кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Уеннарда җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә ия булды. Авыл халкы сәнгатькә гашыйк булганлыктан, бу кичтә гармун тавышы, җыр-моң тынып тормады. Кыш бабай белән Кар кызы чыршы янында очрашуда килүчеләрдән шигырь дә сөйләтте. Кичәне Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәммәтшина, мәдәният йорты җитәкчесе Филүзә Сәгъдиев һәм Илдар Сафиуллин күңелле итеп алып барды. Бу көнне авыл халкы, үз күңелен үзе ачты, диелә Теләче районы газетасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр