ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы

Татар дөньясы

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин губернаторның мактау билгесенә лаек булды

16 гыйнвар 2017, 06:29

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин губернаторның мактау билгесенә лаек булды “Халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткән өчен” мактау билгесенә мөфти өлкәдә милләтара, динара дуслыкны ныгытуга өлеш керткән өчен лаек булды.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Самара Губернаторының “Халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткән өчен” мактау билгесенә лаек булды. Самара губернасы көнен билгеләп үтү уңаеннан, бу мактау билгесен губернатор Николай Меркушин тапшырды, дип хәбәр итә өлкәнең Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.

Самара өлкәсе парламенты әлеге мактау билгесен 2015 елда гамәлгә куйган иде. Ул, милләтара, динара дуслыкны, халыклар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш кертүче шәхесләрнең хезмәтен бәяләү максатында, узган елдан тапшырыла башлады. Аңа тәүге тапкыр лаек булучылар арасында Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Азат Надыйров та бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр