ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Айрат Төхватуллин: Революциядән соң 12 мең мәчетнең – 10 меңе ябылган һәм таланган
Бездә йолалар күбрәк үтәлә кебек – Сабага Австралиядән килгән “Ак калфак” делегаты
Алкоголь белән законсыз сәүдә итү турында хәбәр биргән өчен 95 татарстанлы премия алган
Коткаручылар Нурлат районында буада батып үлгән хатын-кыз гәүдәсен тапкан
"Һава узышы" - Red Bull чемпионаты тарихында беренче тапкыр Казансу өстеннән очтылар

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты

12 гыйнвар 2017, 13:58

Рөстәм Миңнеханов Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты Ике арадагы сөйләшү Мәскәүдә VIII Гайдар форумы мәйданчыгында үткәрелде.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

“Россия һәм дөнья: өстенлекләр сайлау” темасына VIII Гайдар форумы мәйданчыгында булган очрашуда Рөстәм Миңнеханов министрга республиканың икътисади үсеше, федераль максатчан программалар үтәлеше һәм Татарстан территориясендә эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

Шулай ук Татарстан Президенты 2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсеш стратегиясен тормышка ашыру буенча каралган чаралар планы турында сүз алып барды.

Әлеге очрашуда Татарстан ягыннан республика Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, икътисад министры Артём Здунов, “ТР Дәүләт заказы буенча агентлыгы” генераль директоры Яков Геллер катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр