ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам
Уфада “Башкортстан гүзәле” Бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесе уза

Рәсми Татарстан

Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе Советы һәм Гомуми җыены утырышы уздырылды

12 гыйнвар 2017, 13:22 , Фото: president.tatarstan.ru

Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе Советы һәм Гомуми җыены утырышы уздырылды Уртак утырыш Мәскәүдә VIII Гайдар форумы кысаларында Татарстан Президенты рәислегендә үткәрелде.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүдә “VIII Гайдар халыкара форумы” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе Советы һәм Гомуми җыенының уртак утырышы уздырылды. Әлеге чараны Татарстан Президенты, әлеге ассоциация Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов, Инновацион төбәкләр ассоциациясе Россия Федерациясе субъектларының инновацион үсеш юнәлешен формалаштыра торган абруйлы экспертиза мәйданчыгы сыйфатында күрсәтте, диде. Былтыр Петербург икътисади форумы кысаларында булган утырышта ассоциациянең эшчәнлеген оештыруга бәйле мәсьәләләр каралды, дип искәртте ул. Аерым алганда, оешманың уставына һәм идарә органнары структурасына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде һәм эшнең календарь планы расланды. Болардан тыш, комитетлар эшенең форматы үзгәртелде, аларга хәзер башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм үсеш институтлары вәкилләре җитәкчелек итә.

Рөстәм Миңнеханов Инновацион төбәкләр ассоциациясенең эшен тулаем уңай бәяләде, шулай ук алга таба да федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек дәвам иттереләчәк, дип ышандырып әйтте.

Аннары ассоциациянең 2016 елдагы эшчәнлегенә хисап ясалды һәм алга таба төп бурычлар, эш юнәлеше билгеләнде.

Уртак утырышта Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры Иван Федотов, әлеге ассоциация Советы әгъзасы, Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов һәм Россиянең башка субъектлары башлыклары катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр