ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" командасы тагын бер тапкыр оттырды
Инвалидларның кинотеатрга йөрү мөмкинлеген арттыра торган закон имзаланган
Татарстан халыклары корылтаенда нагайбәк халкын Дмитрий Кадыкеев тәкъдим итәчәк
28 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Төркиядә Галимҗан Ибраһимовны искә алалар

Фән һәм мәгариф

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты 29 гыйнварда Ачык ишекләр көне игълан итә

12 гыйнвар 2017, 13:22

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты 29 гыйнварда Ачык ишекләр көне игълан итә Программада – университет җитәкчелеге белән очрашу; университетның кафедралары һәм укыту үзенчәлекләре белән танышу.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты 29 гыйнварда Ачык ишекләр көне игълан итә. Көндезге сәгать 12дә мәктәп тәмамлап бу университетка керергә хыялланучылар һәм аларның әти-әниләре уку йорты белән таныша алалар, дип хәбәр итә университетның рәсми сайты.

Программада – университет җитәкчелеге белән очрашу; университетның кафедралары һәм укыту үзенчәлекләре белән танышу; әзерлек курслары турында мәгълүмат алу; 2017 елгы кабул итүләрнең үзенчәлекләре белән таныштыру.

“2016 елгы кабул итү кампаниясе яшьләрнең архитектура-төзелеш белгечлекләре белән кызыксынуларын күрсәтте. Әлеге факт республиканың кадрлар һәм интеллектуаль потенциалын формалаштыруда катнашучы университетның үсешенә өмет тудыра.

Татарстанда сәнәгать һәм гражданнар төзелеше, нефть эшкәртү һәм химия предприятиеләре, торак йортларны капиталь ремонтлау буенча федераль һәм региональ максатчан программалар буенча масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, Автоюллар төзелә, метрополитен төзелеше дәвам итә. Бөтен ил буенча югары квалификацияле белгечләрне туплаган “Иннополис” һәм «Смарт-Сити Казан» проектлары үсештә. Димәк, КГАСУ белгечләренә ихтыяҗ зур. Архитекторлар һәм төзүчеләр таланты шәһәрләр һәм сәнәгать гигантлары булып булып калка”, дип үз укучыларын чакыра югары уку йорты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр