ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китаплары — Мәскәүнең “Кызыл мәйдан”ында
РФ Дәүләт Думасы депутатлары Татарстан яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары белән очраша
IV мөселман яшьләре форумы 15-22 июльдә Болгарда узачак
Нигә әле яшьләр оешмалары арасында турнир үткәрмәскә? – Камил хәзрәт Сәмигуллин
Телефон белән эшләү культурасы булырга тиеш – Татарстан мөфтие

Рәсми Татарстан

Төбәккә инвестор килсен өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк - Рөстәм Миңнеханов

12 гыйнвар 2017, 12:56 , Фото: president.tatarstan.ru

Төбәккә инвестор килсен өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк - Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты VIII Гайдар форумында чит илләрдән инвесторлар җәлеп итү тәҗрибәсе турында сөйләде.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә VIII Гайдар форумында чит илләрдән инвесторлар җәлеп итү тәҗрибәсен уртаклашты. Төбәк башлыгы ике махсус икътисади зона, Кама индустриаль паркы һәм “Химград” технополисы эшчәнлеге турында сөйләде.

“Безнең республикада чит ил капиталы катнашында 1600 предприятие бар. Соңгы елларда без барлык федераль программаларда да катнаштык. Ике махсус икътисади зона, “КИП "Мастер“, "Химград“, берсендә 34 миллиард сум табыш, икенчесендә - 24 миллиард сум. “Алабуга” махсус икътисади зонасында инде 22 завод эшли. Бу инвестицияләр генә түгел, ә бөтенләй яңа җитештерү мәйданнары. Иң мөһиме – эшләүчеләрнең 90-95 проценты татарстанлы. Ягъни без компетенцияләр алабыз”, - диде Миңнеханов. Аның сүзләренчә, инвесторлар килүе татарстанлыларның һөнәри дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә.

“Алабуга” махсус икътисади зонасында җитәкче Шаһивәлиев “Корпоратив университет” оештырды, чөнки бездә Европаның һәм Американың алдынгы компанияләре эшли. Аларның менеджерлары безнең белгечләргә тәҗрибә тапшыра. Һәр елны бөтен Россия буенча 20шәр кеше җыялар. Бу безнең киләчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Теге яки бу төбәккә инвестор килсен өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумындагы чыгышында шуңа игътибарны юнәлтте. “Чит илнекеләр безгә килсен өчен нәрсә эшләргә? Фон бик үк уңайлы түгел, ләкин бу без эшләмәскә тиеш дигән сүз түгел. Без барлык күргәзмәләрдә, форумнарда катнашырга, сөйләргә тиеш. Безнең Универсиада, спортның судагы төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрүебез дә әйбәт сигнал булды, республикабызны, безнең башкалабызны таный башладылар. Шулай ук инфраструктура да кирәк, аэропорт, кунакханәләр кирәк. Административ киртәләрне узар өчен бик күп эшләнде. Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә без “Юл картасы”н эшләдек, ул бик җитди нәтиҗә бирде”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә халыкара форумда.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр