ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" командасы тагын бер тапкыр оттырды
Инвалидларның кинотеатрга йөрү мөмкинлеген арттыра торган закон имзаланган
Татарстан халыклары корылтаенда нагайбәк халкын Дмитрий Кадыкеев тәкъдим итәчәк
28 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Төркиядә Галимҗан Ибраһимовны искә алалар

Җәмгыять

Россиядә аракының минималь бәясен 219 сумга кадәр күтәрергә ниятлиләр

12 гыйнвар 2017, 10:11

Моны акциз ставкалары һәм электр энергиясенә тарифларның үсүе белән аңлаталар.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиянең Финанслар министрлыгы ярты литр аракының берәмләп сатудагы минималь бәясен 219 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә, дип яза ТАСС. Моны 2017 елның 1 гыйнварыннан акциз ставкалары һәм 2016 елның 1 июленнән электр энергиясенә тарифларның үсүе белән аңлаталар. Нәтиҗәдә, аракының минималь бәясен 2017 елның июненнән 15 процентка арттырырга телиләр.

Россиядә аракының минималь бәясе 2009 елдан билгеләнә. Бу еш кына очсыз бәягә торучы легаль булмаган алкогольга каршы көрәшү максатыннан эшләнә. 2014 елда бәяләр ике тапкыр – башта 199 сумга, аннан соң 220 сумга кадәр күтәрелгән иде. 2015 елда 185 сумга кадәр киметелде. Хәзер 0,5 литр аракының берәмләп сатудагы минималь хакы 190 сум тора.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр