ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Узган ел Татарстанда салынган административ штрафлар суммасы 120 млн сумга арткан
И.Баязитов: Җомга вәгазьләрен татарча үткәреп, башка көннәрдә русча чаралар оештырып була
«Вамин» турында берничә роман язарга һәм спектакль куярга мөмкин иде – Фатыйх Сибагатуллин
Путин Мәскәүдә милли әдәбиятлар Йорты булдыру турында карар кабул итте
"Дакар"да җиңү яулаган “КамАЗ-Мастер” командасын Чаллыда тантаналы төстә каршы алдылар

Җәмгыять

Паспорт һәм транспорт йөртүгә хокук таныклыгы күп функцияле үзәкләр аша биреләчәк

12 гыйнвар 2017, 10:20

Шулай ук андый үзәкләрдә иске үрнәктәге чит ил паспорты да алырга була.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Гомумгражданлык паспортлары, автомобиль йөртүгә хокук таныклыгы һәм иске үрнәктәге чит илгә чыгу паспорты кебек документларны быел 1 февральдән башлап күп функцияле үзәкләр аша алып булачак. Бу хакта икътисади үсеш министры Максим Орешкин Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча хәбәр итте, диелә ТАСС сайтында.

“Күп функцияле үзәкләр кысаларында, ә алар ил буенча 13 меңләп, якын арада мөһим вакыйга булачак: 2017 елның 1 февраленнән гомумгражданлык паспортлары бирелә башлый, автомобиль йөртүгә хокук таныклыгын, вакыты гамәлдән чыккан яки югалган очракта, алыштырырга була. Шулай ук чит ил паспорты алырга мөмкин, ләкин беренче этапта иске үрнәктәгесен генә, ягъни биометриясез, 5 еллык вакытка”, - дип аңлата министр. Аның сүзләренчә, күп функцияле үзәкләр аша алга таба яңа форматтагы чит ил паспортлары да биреләчәк.

Тулаем, быел күп функцияле үзәкләр күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә игътибар итү күздә тотыла, диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр