ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: Франция белән төбәкләр дәрәҗәсендә фикер каршылыгыбыз юк
Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, Чаллыда ике шәхси балалар бакчасы ябылган
Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә
Гражданнарны хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга чакыралар
19 - 25 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Җәмгыять

Татарстан сырхауханәләрендә табиблар басма рецептлар бирүгә күчә

12 гыйнвар 2017, 09:50

Татарстан сырхауханәләрендә табиблар басма рецептлар бирүгә күчә "Тиздән табибларның таный алмаслык язуларын укып утырырга туры килмәячәк", - дип белдерә Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Пациентның электрон медицина картасы гамәлгә кертелгәч, табибларның аңлаешсыз язылган хәрефләрен "чүпләп утыруның" кирәге калмаячак. Бу хакта Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев белдерде.

“Кеше сәламәтлеге турындагы бар мәгълүмат та “Сәламәтлек саклау” электрон дәүләт мәгълүмати системасына кертелү амбулатор картаны кулдан тутырудан тулысынча баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Пациентны кабул итү турында язулар принтер аша чыгарылып, картага ябыштырылачак. Без бүген басма рецептларга да күчәбез. Киләсе этап – “Татарстан Республикасында яшәүченең электрон медицина картасы” гамәлгә кертелгәч, электрон вариантка күчү. Бу пациентка табибның язуларын аңлау проблемасы белән очрашмаска мөмкинлек бирәчәк”, – дип белдерде Илнур Хәлфиев.

Ул бүген сынау рәвешендә басма рецептлар Казандагы берничә сырхауханәдә бирелүен әйтеп, 2017 елда бу эшнең тулы куәтендә барлык сырхауханәләрдә дә алып барылачагына ышандырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр