ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" командасы тагын бер тапкыр оттырды
Инвалидларның кинотеатрга йөрү мөмкинлеген арттыра торган закон имзаланган
Татарстан халыклары корылтаенда нагайбәк халкын Дмитрий Кадыкеев тәкъдим итәчәк
28 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Төркиядә Галимҗан Ибраһимовны искә алалар

Авыл

Мамадыш шәһәрендә "SunnyФЕСТ" чаналар фестивале узачак

12 гыйнвар 2017, 08:38

Фестивальдә республиканың теләсә кайсы шәһәр һәм районыннан яшьләрне катнашырга чакыралар, иң мөһиме – чанаң булсын.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). 28 гыйнварда Татарстанның Мамадыш шәһәрендә "SunnyФЕСТ" чаналар фестивале узачак. Аны Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Мамадыш районы Башкарма комитеты үткәрә. Әлеге проектны Аграр яшьләр берләшмәсенең Мамадыш бүлеге тәкъдим итте, дип хәбәр итә берләшмәнең матбугат хезмәте.

Фестивальдә республиканың теләсә кайсы шәһәр һәм районыннан яшьләрне катнашырга чакыралар. Иң мөһиме – чанаң булсын. Узышларда җиңү яулау өчен гадәти булмаган, зур тизлекле, үзенчәлекле, шул ук вакытта куркынычсыз чана ясарга кирәк. Ярышлар командалап оештырылачак һәм аларның чаналары төрле номинацияләрдә бәяләнәчәк. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә һәм акчалата премиягә ия булачак.

Ярышлар 11.00 сәгатьтә шәһәрнең җәяүлеләр йөри торган үзәк урамында (Совет һәм М.Җәлил урамнары киселешендә) башланачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр