ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Узган ел Татарстанда салынган административ штрафлар суммасы 120 млн сумга арткан
И.Баязитов: Җомга вәгазьләрен татарча үткәреп, башка көннәрдә русча чаралар оештырып була
«Вамин» турында берничә роман язарга һәм спектакль куярга мөмкин иде – Фатыйх Сибагатуллин
Путин Мәскәүдә милли әдәбиятлар Йорты булдыру турында карар кабул итте
"Дакар"да җиңү яулаган “КамАЗ-Мастер” командасын Чаллыда тантаналы төстә каршы алдылар

Хәвеф-хәтәр

"Боярышник" белән агулану очраклары буенча полиция бүлеге җитәкчесе тоткарланган

12 гыйнвар 2017, 06:32

Тикшерү комитеты җаваплы җитәкчегә карата “эшкә салкын караш аркасында ике яки күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Эчке эшләр министрлыгының Иркутск буенча идарәсе полиция бүлеге җитәкчесе Денис Черемисин "Боярышник" белән агулану фактын тикшерү кысаларында тоткарланган, ул үз эшенә салкын карауда шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Петренко җиткерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Тикшерүчеләр фаразлары буенча, Денис Черемисин, Эчке эшләр министрлыгының Иркутск буенча идарәсе 4нче полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлекчәләре җитәкчесе буларак, үз карамагындагы кешеләрнең эшен тиешенчә оештырмаган. Нәтиҗәдә, сәүдә павильоннарының берсендә ваннада куллану өчен "Боярышник" косметик чарасы сату мөмкинлеге туган. Әлеге "Боярышник" составында метанол булган, аны куллану кешеләр үлеменә китергән. Тикшерү комитеты Черемисинга карата “эшкә салкын караш аркасында ике яки күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Полиция хезмәткәре тоткарланган.

Искәртеп үтик, "Боярышник" концентраты белән агулану очраклары Иркутск шәһәрендә 17 декабрьдә булды. Барлыгы 123 кеше зыян күреп, шуларның 77се үлде. Өч кеше һаман да хастаханәдә комада ята.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр