ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшриятының ике басмасы - “2016 елның иң яхшы китабы" исемлегендә
Рифат Ганибаев инвалид кешенең сәүдә үзәгеннән куып чыгарылуына карата үз фикерен белдерде
Д.Мөхетдинов: Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар, диюем проблеманың кискен булуыннан
Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште
Рөстәм Батров Болгар ислам академиясендә белем бирү стандарты белән килешми

Җәмгыять

Чал­лы­да кыр үр­дәк­лә­ре ярдәмгә мохтаҗ

12 гыйнвар 2017, 06:00

Чал­лы­да кыр үр­дәк­лә­ре ярдәмгә мохтаҗ
Бы­ел кышларга калганнар­ның са­ны җит­меш­кә якын­лаш­кан.

 ­(Яр Чаллы, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Кыр­ үр­дәк­ләре Яр Чал­лы­ны үз ит­те. Ин­де дүрт еллап шә­һә­ре­без­нең яр буй­ла­рын­да­гы чиш­мә­ләр бә­реп чы­га тор­ган күл­лек­лә­рен­дә әлеге киек кошлар кыш­лар­га ка­ла. Бы­ел алар­ның са­ны җит­меш­кә якын­лаш­ты. Эко­лог­лар әй­тү­ен­чә, сал­кын­нар­ны кош­лар ях­шы ки­че­рә, ә ме­нә азык та­бу бе­лән кы­ен­лык­лар күп. Шул уңай­дан чал­лы­лар­ны кыр үр­дәк­лә­рен аша­тып то­рыр­га өн­ди­ләр, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.

4 нче ба­ла­лар эко­ло­го-би­о­ло­гия үзә­ге ди­рек­то­ры Вла­ди­мир Тов­ма әй­тү­ен­чә, үр­дәк­ләр өчен иң ях­шы ри­зык бу­лып шыт­ты­рыл­ган бо­дай һәм ар­па бөр­тек­ләре са­на­ла. Алар­ны ти­рән бул­ма­ган су­лык­лар­га си­беп ки­тәр­гә дә бу­ла. Ә ме­нә арыш ипи­ен би­рер­гә яра­мый. Аның уры­ны­на ак ба­тон, со­ха­ри ях­шы­рак бу­лыр.

Үр­дәк­ләр бе­лән бер­гә шә­һәр урам­на­рын­да очып йө­рү­че кү­гәр­чен һәм пес­нәк­ләр ке­бек кош­лар­ны да кай­гыр­ту мө­һим. Алар өчен Яр Чал­лы­ның “Шә­һәр сту­дент­лар со­ве­ты” мәгъ­лүм бер кә­рәз­ле элем­тә оеш­ма­сы бе­лән бер­лек­тә юга­ры һәм һө­нә­ри уку йорт­ла­ры тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә кош­лар өчен җим­лек­ләр элеп чык­ты.

“Парт­не­ры­быз бе­лән бер­лек­тә 20 җим­лек әзер­лә­дек. Алар­ны шә­һә­ре­без­нең 9 мә­га­риф оеш­ма­сы һәм “Нур” яшь­ләр үзә­ге тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә элеп чык­тык. Бу кош­лар­га сал­кын­нар­ны җи­ңел­рәк ки­че­рер­гә яр­дәм итәр дип ыша­на­быз”, – дигән “Шә­һәр сту­дент­лар со­ве­ты” яшь­ләр иҗ­ти­ма­гый оеш­ма­сы рә­и­се ва­зый­фа­ла­рын баш­ка­ру­чы Да­вид Ару­ша­нян шәһәр газетасына.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр