ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшриятының ике басмасы - “2016 елның иң яхшы китабы" исемлегендә
Рифат Ганибаев инвалид кешенең сәүдә үзәгеннән куып чыгарылуына карата үз фикерен белдерде
Д.Мөхетдинов: Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар, диюем проблеманың кискен булуыннан
Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште
Рөстәм Батров Болгар ислам академиясендә белем бирү стандарты белән килешми

Спорт

Чүпрәленең Кече Чынлы көрәшчеләре зона ярышларында район данын лаеклы яклады

12 гыйнвар 2017, 05:00

Чүпрәленең Кече Чынлы көрәшчеләре зона ярышларында район данын лаеклы яклады Раил Айндинов белән Илдар Басыйров турнир чемпионы булдылар.

 (Чүпрәле, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, “Туган як”, Рәшит Фәтхуллов). Шушы көннәрдә Апас Татарстанның Идел аръягы зонасына кергән районнарның иң оста көрәшчеләре җыйды. Анда әлеге район башлыгы кубокларына оештырылган ярышларда 1999 елда туган һәм аннан да яшьрәк көрәшчеләр бил алышты, дип хәбәр итә Чүпрәленең “Туган як” газетасы.

Чүпрәле районы данын, нигездә, тренер Радик Низамов өйрәтеп үстергән Кече Чынлы авылы спортчылары яклады. Әйтергә кирәк, әлеге команда көрәшчеләре тирә-күрше республика һәм өлкәләр ярышларында шактый ук дәрәҗәдә тәҗрибә тупларга өлгерде. Араларында көрәш буенча спорт остасына кандидатлар да бар. “Без теләсә кайсы ярышка ныклап әзерләнәбез. Күнегүләрне дә күберәк үткәрергә тырышабыз. Көрәшчеләребез дә сынатырга теләми, ихтыяр көче булганда гына җиңүгә ирешеп була”,- ди тренер.

Әлеге турнирда да дистәгә якын команда арасында кечечынлылылар лаеклы рәвештә 2 нче урынны яулый алды. 60 һәм 46 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Раил Айндинов белән Илдар Басыйров барлык көндәшләрен отып, турнир чемпионы исеменә лаек булды. Наил һәм Фаил Низамовлар икенче, Раил Камалов белән Раил Сабитов үз авырлыкларында өченче урынга чыкты. Илназ Җәббаров һәм Нияз Рәимов та көрәштә кызыклы алымнар күрсәтеп, ярышны мавыктыргыч итте, диелә Чүпрәле районыннан алынган хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр