ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Чаллыда Кама елгасыннан суга баткан хатын-кыз гәүдәсе тапканнар
Рөстәм Миңнеханов: Америка компанияләре белән элемтәләрне үстерүгә зур мөмкинлекләр бар
Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык булу ихтималы турында кисәтә
Татарстанга 2017 ел ахырына кадәр барлыгы 3 миллион турист килүе фаразлана
Татарстан Президенты Хьюстонга эшлекле сәфәр кыла

Авыл

Кайбыч районында Экология һәм җәмәгать киңлекләре елының уңышлы узуына нигез бар

12 гыйнвар 2017, 08:00

Кайбыч районында Экология һәм җәмәгать киңлекләре елының уңышлы узуына нигез бар Биредә аңа әзерлек эшләре былтыр ук башланды, диелә район газетасында.

 (Кайбыч,12 гыйнвар,”Татар-информ”, “Кайбыч таңнары"). 2017 ел Татарстанда Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы буларак игълан ителде. Кайбыч районында шуңа әзерлек узган ел ук башланды. Кайбыч былтыр көз “Ямьле ил” республика проектында да катнашты. Башкалабыз Казандагы югары уку йортларының берсендә белем алучы яшь студент-архитекторларга диплом эшләре эскизында район үзәгендәге яңа паркны һәм Сабан туе мәйданын тоташтыру проектын чагылдыру тәкъдим ителде, дип яза “Кайбыч таңнары” газетасы сайты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров билгеләп үткәнчә, “Җәмәгать киңлекләрен үстерү” республика программасы кысаларында Сабан туе мәйданында велосипедта йөрү юлы ясау планлаштырыла. Ул кышын чаңгы трассасы ролен үтиячәк. Территорияне караңгыда яктырту, уңайлы ял зонасы булдыру, тантаналы чаралар үткәрелә торган үзәк мәйданчыкны реконструкцияләү дә күз уңында тотыла. Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында Олы Кайбычта Бәрле елгасы плотинасын реконструкцияләү проектын тормышка ашыруны да планлаштырыла, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр