ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Чаллыда Кама елгасыннан суга баткан хатын-кыз гәүдәсе тапканнар
Рөстәм Миңнеханов: Америка компанияләре белән элемтәләрне үстерүгә зур мөмкинлекләр бар
Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык булу ихтималы турында кисәтә
Татарстанга 2017 ел ахырына кадәр барлыгы 3 миллион турист килүе фаразлана
Татарстан Президенты Хьюстонга эшлекле сәфәр кыла

Авыл, Мәдәният

Кайбычның Бәрлебашы күп функцияле үзәгендә яңа оешкан “Мизгел” театры комедия күрсәтте

12 гыйнвар 2017, 04:00

Кайбычның Бәрлебашы күп функцияле үзәгендә яңа оешкан “Мизгел” театры комедия күрсәтте Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җәмәгате белән туган авылында аны тамаша кылды.

 (Кайбыч, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Кайбычның Президент программасы ярдәмендә сафка баскан Бәрлебашы күп функцияле үзәгендә театр коллективы оешты, әлеге “Мизгел” театр коллективы үз сәхнәләрендә һәм Борындык авылы халкына драматург Данил Салиховның “Коткарыгыз, каравыл!” комедиясен күрсәтте, дип яза “Кайбыч таңнары” газетасы.

Шушы театр коллективын үзәк методисты Гүзәл Өметбаева оештырган. Моннан тыш, ул “Нур” вокаль ансамблен дә булдыра. “ Театр һәм вокаль түгәрәкләренә барысы да теләп йөри. Атнага өч тапкыр кичен җыелабыз. “Коткарыгыз, каравыл!” комедиясен авылыбызда халык соравы буенча кабатлап куйдык, язга тагын бер спектакль әзерлибез әле”, – диде Гүзәл ханым.

Бәрлебашы - район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның туган авылы. Тормыш иптәше Эльмира ханым белән бергә ул да спектакль карарга килгән иде. Ә үзешчән артистлар һәрберсе үз ролен зур осталык белән башкарды. Көлкеле вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган булса да, комедиянең нигезендә тормыштагы һәм көнкүрештәге тискәре күренешләр һәм хөсетлек, ялкаулык, алдашу, гайбәт сөйләү кебек начар гадәтләрне фаш итү ята. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр актуаль мәсьәлә – җыр-моңны, гармунны һәм авылны яшәтү мөһимлеге кызыл җеп булып сузылган. Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмделәр.

"Үз авылыма кайтып, шундый матур спектакль каравыма мин чиксез шат! Беренчедән, сәхнә бизәлеше бөтен күңелне биреп, шундый матур һәм һәр өлеше уйланып эшләнгән, – диде Мәскәүдә яшәүче Венера Вәлиуллина. – Артистларның осталыгына көнләшерлек! Һәрберсе үз ролен бик әйбәт башкарды! Ләкин шулай да Фирнат Өметбаевны аерым билгеләп үтәсем килә. Ул шулкадәр һөнәри дәрәҗәдә уйнады, аны хәтта аягүрә алкышларга мөмкин. Авылдашларыбызның барысына да иҗади уңышлар һәм саулык телим. Алга таба да халкыбызны матур чыгышлары белән шатландырсыннар!”

Зур чыгымнар тотып төзелгән мәдәният йортларының ишекләре бикле булмасын, сәхнәдә иҗади тормыш кайнап торсын иде, диелә Кайбыч районы газетасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр