ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ярым-ярты гына өйрәнеп, Тукайны сәхнәләштерергә ярамый – Мансур Ярмиев
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балаларга Тукай телен өйрәтү кыен – балалар бакчасы тәрбиячесе
Хәмдүнә Тимергалиева: Җыр - акча эшләү кәсебе түгел
Татар-инглиз гимназиясе директоры ришвәт алуда гаепләнә

Авыл

Чирмешәнлеләрнең милек салымы буенча 2,5 миллион сум бурычы бар

12 гыйнвар 2017, 03:00

Чирмешәнлеләрнең милек салымы буенча 2,5 миллион сум бурычы бар Районның 9 авыл җирлеге аннан котылган.

 (Чирмешән, 12 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Ел башына райондашларыбызның 2 миллион 544 мең сум күләмендә милек салымы бурычы бар, шуның яртысы - элеккеге еллардан килгән “койрык”, дип яза “Безнең Чирмешән“ газетасы.

Иске Котыш, Яңа Элмәле, Туймәт, Яңа Кади, Күтәмә, Мордва Афонькәсе, Ульяновка, Югары Кәминкә, Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр салымнар буенча араны өзгән. Ә менә Чирмешән авыл җирлеге халкының салым бурычы 1 миллион 234 мең сум ук. Кармыш, Иске Үтәмеш, Ивашкино, Шешминка авыл җирлекләрендә дә бурычлары байтак, диелә Чирмешән районы хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр