ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Иң күп һәм иң аз мәйданнарда уңыш җыйган районнар мәгълүм - исемлек
Чаллыда 27 ел элек торак йорт диварына беркетелгән хатны ачканнар
Башкортстанда туган Мәскәү табибәсе Эльбрус тавы түбәсендә "Заһидә" биюен башкарган
Чиләбедә яшәүчегә, 30 ел элек аның кызын алыштырган өчен, 1 миллион сум акча түләячәкләр
Фирдүс Тямаев: Авылларда халык концертларга йөрми икән, клуб җитәкчесенең дә гаебе ул

Авыл, Мәдәният

Теләченең Караширмә авылында "Моңнар агыла туган якта" сәнгать бәйгесе узды

12 гыйнвар 2017, 01:00

Теләченең Караширмә авылында Яңа мәдәният йортында авыл яшьләре “Аулак өй” уздырды.

 (Теләче, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Декабрь уртасында башланган "Моңнар агыла туган якта" исемле сәнгать бәйгесе кысаларында Караширмә авылында да матур концерт булды, дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.

“Аулак өй” үткәргән татар өендә дә уен-көлкегә, җыр-биюгә урын зурдан булды. Моны авыл яшьләре зур осталык белән күрсәтә алды. Авылда яңа мәдәният йортының ачылып эшли башлавына ярты ел чамасы гына узса да, биредә берничә сәнгать коллективы булдырырга өлгергәннәр. Авыл яшьләренең, балаларның активлыгы аеруча күзгә ташланды. Әйтүләренчә, биредә Яңа ел бал-маскарады да бик оешкан төстә узган, диелә Теләче районыннан алынган хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр