(Балтач, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Хәсәнова). Яңа ел бәйрәмнәренә тумышы белән Кариле авылыннан булган райондашыбыз Таһир Әгъләмов кайтты, дип яза Балтач районының “Хезмәт” газетасы сайты.
Якташыбыз бүгенге көндә Чита шәһәрендә яши. Ул Байкал арты краеның Чик буе хезмәте ветераннар Советы әгъзасы, шулай ук Байкал арты крае Иҗтимагый палатасының милли кыйммәтләрне саклау, патриотик тәрбия, физик культура һәм спорт, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комиссия рәисе, “Спорт һәркем өчен” дигән губернатор проектының координаторы да.
Таһир Әгъләмов һәрчак районыбызның чик буе хәрәкәте активистлары белән элемтәдә тора. Хәрби-патриотик хәрәкәт эшен яхшырту буенча киңәшләрен биреп, әлеге юнәлештәге эшләребез белән кызыксынып, уңышларыбызга сөенеп яши. Шушы көннәрдә ул районыбыздагы һәйкәлдә булып, чик сакчылары хәрәкәте ветераннары-активистлары – Дилүс Гатиятуллин һәм Ринат Зарипов белән очрашты. Ул һәрбер гаскәрләргә куелган һәйкәл-символларны югары бәяләде һәм ихлас теләкләрен әйтте. Районыбызның чик буе хезмәте лидерлары Таһир Әгъләмович белән очрашуга бик шат булып, май аенда үткәрелә торган Чик буе сакчылары көненә көтеп калуларын җиткерделәр, диелә Балтач газетасында.