ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Геройлар узышы» 2017 елда Татарстанның Югары Ослан районында уза
Балтачның Борбаш авылында малайлар өчен пансионат ачылачак
Татарстанда 7,5 меңнән артык мәктәп укучысы «Яшь армия» хәрәкәтендә катнаша
Казан федераль университетында һәлак булган Африка студенты белән хушлаштылар
Чистайда мохтаҗларга кием өләшәләр

Җәмгыять, Төп яңалыклар

11 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

11 гыйнвар 2017, 21:00

11 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Интехбанк кертемчеләренә иртәгәдән акчаларын кайтара башлыйлар, Казанда дустанә сырхауханә ачылды, бу ел Галимҗан Баруди дип игълан ителде һ.б.

Кайберәүләр мәчеттә эшләү җиңел дип уйлап киләләр дә, 2-3 айдан юкка чыгалар, ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти бу хакта Казанда Татарстан мөфтие җитәкчелегендә Диния нәзарәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышында әйтте.

К.Сәмигуллин: Кайберәүләр мәчеттә эшләү җиңел дип уйлап киләләр дә, 2-3 айдан юкка чыгалар

ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчаларын Саклык банкы, ВТБ 24, «Ак Барс» банклары түли. Агент-банклар 12 гыйнвардан эшкә керешә, клиентлар фамилияләренең баш хәрефләре буенча бүленгән.

ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчаларын Саклык банкы, ВТБ 24, «Ак Барс» банклары түли

Татар балалар телеканалына 200 дән артык исем тәкъдим ителде, ди Данил Гыйниятов. Алар арасында “Братуля”, “ТВ-Братан”, “Шалкан”, “БМБ” кебек шаккатмалы исемнәр дә бар, ди "ТНВ" телеканалы генераль директоры урынбасары.

Татар балалар телеканалына 200 дән артык исем тәкъдим ителде - Данил Гыйниятов

Казанның “Дустанә” сырхауханәсендә итагатьлелеккә корылган эш тәртибе тәкъдим ителде. Проект медицина өлкәсендә беренчел звенога карата күптәнге дәгъваларны юкка чыгару максатыннан эшләнгән.

Казанның “Дустанә” сырхауханәсендә итагатьлелеккә корылган эш тәртибе тәкъдим ителде

2017 ел Татарстан мөфтияте тарафыннан "Галимҗан Баруди елы" дип игълан ителде. Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула.

2017 ел Татарстан мөфтияте тарафыннан

Бөтен дөньяда капитализм шәһәрдән башланган, ә татарда - авылдан, ди Рафаэль Хәкимов. Галим капитализм татарда Арча районының Түбән Оры авылыннан башланган дип саный.

Рафаил Хәкимов: Бөтен дөньяда капитализм шәһәрдән башланган, ә татарда - авылдан

Кар яву сәбәпле Истанбулда мәчет ишелгән — һәлак булучылар бар. Һәлакәт вакытында мәчеттә җеназа укыла торган булган.

Кар яву сәбәпле Истанбулда мәчет ишелгән — һәлак булучылар бар


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр