ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшриятының ике басмасы - “2016 елның иң яхшы китабы" исемлегендә
Рифат Ганибаев инвалид кешенең сәүдә үзәгеннән куып чыгарылуына карата үз фикерен белдерде
Д.Мөхетдинов: Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар, диюем проблеманың кискен булуыннан
Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште
Рөстәм Батров Болгар ислам академиясендә белем бирү стандарты белән килешми

Хәвеф-хәтәр

Уфада хатын-кызның җәрәхәтле аягында шуышып табиб кабинетына бару очрагын тикшерәләр

11 гыйнвар 2017, 21:32

Интернетта видеоязма пәйда булганнан соң Уфа шәһәренең Калинин районы прокуратурасы тикшерү оештырган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфа поликлиникасыннан махсус баскыч һәм лифт булмау сәбәпле җәрәхәтле аягы белән икенче катка рентген-кабинетка дүртаяклап менгән хатын-кыз төшерелгән видео чыкканнан соң Уфа прокуратурасында тикшерү башланган. Бу хакта РИА Новостига Башкортстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Гүзәл Мәсәгутова хәбәр иткән. Видео авторы хатын-кызның шулай итеп рентген кабинетында табибка эләгергә омтылуын аңлаткан. Интернетта видеоязма пәйда булганнан соң Уфа шәһәренең Калинин районы прокуратурасы тикшерү оештырган.

"Ачыкланганча, әлеге хәл 13нче шәһәр клиник хастаханәсенең 1нче поликлиникасында булган. Тикшерү кысаларында прокуратура гражданнарның сәламәтлеген саклау законының үтәлешен бәяләргә, шулай ук поликлиника җитәкчелегенең пациентларга медицина хезмәтләре алуны тәэмин итүдә үз бурычларын үтәүләрен һәм лифтның төзеклеген тикшерүне контрольдә тотуны тикшерергә ниятли", — дип сөйләгән РИА Новости Мәсәгутова.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында ведомство белгечләренең әлеге хәлне тикшерүләре турында хәбәр иткәннәр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр