ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр
Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк
Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый
Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

Мәдәният, Татар дөньясы

“Галиябану”ны бар иткән Мирхәйдәр - "Татарстан" журналы

11 гыйнвар 2017, 19:40

“Галиябану”ны бар иткән Мирхәйдәр - Шоданың сихри табигате атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзине “Галиябану” әсәрен иҗат итүгә илһамландыра.

 (Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Татарстан" журналы, Линар Закиров). Шоданың сихри табигате атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзине “Галиябану” әсәрен иҗат итүгә илһамландыра. Без бу юлы шунда юл тоттык.

Атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзи Оренбург губернасының Күкшел авылында туа. Балтач районы Шода авылында яшәүче абыйсында кунак булырга ярата ул. Шул якның сихри табигате аны беренче татар музыкаль драмасы — “Галиябану” әсәрен иҗат итүгә илһамландыра. Шоданың ни дәрәҗәдә җырлы-моңлы икәнлеген ачыкларга теләп, шунда юл тоттык. Һәм көтмәгәндә-уйламаганда Галиябануны очраттык. Берне генә дә түгел, ә берьюлы берничәне.

Шодага илтүче юллар

Беренче ноябрьдә Мирхәйдәр Фәйзигә 125 яшь тулган булыр иде. Шодада аның музей-утары урнашкан. Янәшәдә генә сары төстәге мәчет балкып утыра, аның беренче имамы итеп кайчандыр Мирхәйдәрнең абыйсы – Сәетгәрәй билгеләнә. Мондый утарлар авылда икәү генә була, тагын берсе – бай сәүдәгәрдә.

Безне каршы алган музей мөдире Фәрхәт Рәшитов сөйләвенчә, Мостафа белән Зәйнәб Фәйзуллиннар 11 бала тәрбияләп үстерә, Мирхәйдәр – иң кечкенәсе. Аның апасы Шода авылыннан ерак түгел Түнтәр авылы егете Камал Мозаффаровка кияүгә чыга. Апа кеше энеләренең берсен — Сәетгәрәйне Түнтәргә чакыра. Ул анда атаклы Ишми ишан мәдрәсәсенә шәкерт булып керә. “Галия” белән “Хөсәения” мәдрәсәләре белән дан тоткан Оренбург һәм Уфа Күкшелгә якынрак булса да, Сәетгәрәй Түнтәрне сайлый.

Атаклы Ишмөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәтав (Ишми ишан) үзенең кызы Фатыйманы Сәетгәрәйгә кияүгә бирә дә киявен мәдрәсәдә мөгаллим итеп билгели.

1897 елда танылган меценат Зәйнетдин хаҗи Таҗетдинов Шодада мәчет төзергә ниятли. Биш елдан соң бер катлы гыйбадатханә әзер була. Халык, кемне имам итеп билгеләргә дип Ишмөхөммәт хәзрәткә киңәш сорап бара. Ул, озак уйлап тормыйча, бу урынга Сәетгәрәйне билгели.

— Халык сүзенә ышансак, меценат Зәйнетдин төзелеп беткән мәчетне карарга килгәч: “Мондый акчага мәчет тоткалары алтыннан булыр, дип уйлаган идем”, — ди. Боларны безгә музей мөдире сөйли, әлбәттә.

Сүз уңаеннан, Сәетгәрәйнең унбер баласы була. Иң олысы – Сәгыйть Фәйзуллин – журналист, ул В.Ленин, К.Маркс, рус язучыларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.

Мирхәйдәр Фәйзи беренче тапкыр абыйсына 1901 елда кунакка килә. 1916 елда аларның апалары авырып китә. Мирхәйдәр әнисе Зәйнәб абыстай белән бергә аның хәлен белергә бара. Юллары шактый озын була: Оренбургтан Самарага поездда баралар, Самарадан Кама Тамагына кадәр – пароходта, ә аннан апасы яши торган Малмыжга атларда барып җитәләр.

Сәетгәрәй энесен үзе янына авылга алып китә. Шодада яшь драматург шундагы яшьләр, гореф-гадәтләр белән таныша. Ул гомеренең ахырына кадәр көндәлекләр алып бара. Бүгенге көндә алар КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлегендә саклана.

Сәетгәрәй Фәйзуллинның оныгы Диләрә Мөхәммәдьярова сөйләвенчә, Мирхәйдәр көндәлекләрне иске татар телендә язган, шуңа да туганы аларны укый алмаган. Диләрә ханыма борынгы язуларны заманча татар теленә тәрҗемә итәргә китапханә хезмәткәрләре ярдәм иткән.

— Кулъязмалар арасында Сәетгәрәй бабамның улы – Хашыйм Фәйзуллин 1941 елда фронтка китәр алдыннан сурәтләнгән фотоны таптык. Аңа сугыштан әйләнеп кайту насыйп булмый, — дип сөйләде Диләрә ханым.

“Галиябану” ничек туган?

Музейдагы бүлмәләрнең берсендә төрледән-төрле балалар рәсемнәре эленгән. Аларның һәммәсендә Галиябану сурәтләнгән. Мирхәйдәр Фәйзинең бу әсәре татар телендә иҗат ителгән беренче музыкаль драма буларак билгеле.

Шоданың гаҗәеп табигате Мирхәйдәрне бик илһамландыра. 1916 елда ул көндәлегендә болай дип яза: “Шодада көннәр бик-бик күңелле уза. Авыл минем күңелемнең кәгъбәсе булганга, Шоданың авыллыгы мөкәммәл булып, күптән көткән бәхетемә юлыкканга бик шат идем. Һәм алданмадым. Берничә көннән үк иске фикеремне тагын ныграк беркетәм. Дөньяда авыл мужигыннан бәхетле кеше юктыр. Ләкин бу бәхеткә ирешү безнең өчен университет бетерүдән дә авыр. Мужиклык кулдан килми”.

Шничек туган?ул ук елның 8 октябрендә ул болай дип теркәп куя: “Казан ягы авылларында йөреп кайттым, бу яктагы авылларда күргән күренешләрдән файдаланып, “Сәгадәтбану” исемле пьеса язу уе туды”.

Ике ай дигәндә драматург ниятен тормышка ашыра да. Көндәлектән өзек: “Декабрьдә “Сәгадәтбану” исемле биш пәрдәле пьеса яздым. Баш каһарман Хәлил Юлык егете Вафа Әдһәмовның тибы аркылы сөзелеп чыкты. Пьесаның язылуына да Вафа сәбәп булды. Моңарчы татар әдәбиятында булмаган бер таразда җырлар, уеннар белән язган вә идеалымның көзгесе булган пьесамны тәнкыйтьчеләр аяусыз тибеп җибәрерләр инде. “Гасыр” да “Авыл бәйрәме”мне шулай итте бит. Һәрхәлдә бу тәҗрибәм үземә рух бирде”.

Пьесаны язып бетергәч, Мирхәйдәр аны режиссер Вәлиулла Мортазин-Иманскийга җибәрә. Режиссер исә драматургны мактый, шул ук вакытта әсәрнең кимчелекләрен күрсәтә. Мирхәйдәр килешкәннәрен төзәтә.

Өстәвенә, “Сәгадәтбану”ны исеме “Галиябану”га алыштырыла. Эш шунда: әсәр фаҗигале тәмамлана, шуңа да төп каһарманны “сәгадәт” дип атау дөрес булмас иде. Бу сүз гарәпчәдән “бәхет” дип тәрҗемә ителә, ә “галия” “бөек” дигәнне аңлата.

«Галиябану”ны тәүге тапкыр 1916 елда Орскида һәвәскәр труппа куя, 1917 елда ул Оренбургта сәхнәләштерелә. 1918 елда спектакльне Казан тамашачысына күрсәтәләр. Галиябану ролен төрле елларда Бәдәр Йосыпова, Мәрзия Миңлебаева, Рокыя Кушловская, Галия Кайбицкая, Роза Хәйретдинова кебек артисткалар башкара.

Шундый кызыклы бер факт та мәгълүм: 1923 елда татар язучысы Гадел Кутуй Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңел” спектаклен карарга керү өчен, театр тирәсендә контрамарка эзли, аптырап кемнән һәм ничек юнәтергә белмичә йөргәндә, озын буйлы, чандыр гына бер егетнең үзе кебек билет эзләгәне күзенә чалына. Кутуй аның белән танышырга теләп, сүз ката. Аның Мирхәйдәр Фәйзи икәнлеген белгәч, язучы ышанмый. Ничек инде автор үз спектакленә билет эзләп йөрсен, дип уйлап куя ул. Шик-шөбһәсен тарату өчен, ул спектакльдән соң: “Автор сәхнәгә чыксын!” — дип кычкыра. Бу теләкне тамашачылар да күтәреп ала. Мирхәйдәр Фәйзи сәхнәгә күтәрелгәч, Гадел Кутуй һушсыз кала.

Диләрә Мөхәммәдьярова сөйләвенчә, бервакыт шулай Мирхәйдәр, пьесасын сәхнәләштергәннәре өчен, гонорар сорап театрга килә. Әмма анда “түләмибез” дип, аны кире борып җибәрәләр. Драматург, кәефсезләнеп, урамнан барганда, берзаман акча янчыгына юлыга да кулына алып: “Кем югалтты?” — дип сөрән сала. Эндәшүче табылмагач, Мирхәйдәр милиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итә. Тегесе исә драматургка акчаны дәшми-тынмый гына үзара бүлешергә тәкъдим итә. Әмма Мирхәйдәр, ризалашмыйча, табылдыкны участокка илтеп тапшыра.

“Йөрәгем Казанда кала”

Утарның икенче бер бүлмәсендә XX гасыр башы интерьеры чагылыш тапкан. Биредә Фәйзуллиннарның берничә шәхси әйбере саклана. Бүлмәнең бер почмагында сары шкаф тора. Быел Диләрә Мөхәммәдьярова музейга тагын берничә эксклюзив экспонат бүләк иткән: Фатыйманың муенсасын, Сәетгәрәйнең улы – Сәгыйть Фәйзуллинның күзлеген, тагын бер улы Икрамның үз куллары белән ясаган тартмачыгын, кызы Гәүһәрнең (Диләрә ханымның әнисе булып чыга – авт.) кул эшләрен.

Бормалы баскычтан икенче катка менәбез. Монда бөек драматург яшәгән бүлмә урнашкан.

— Мирхәйдәр Фәйзи шушы караватта йоклаган, дип фаразлыйбыз, – дип аңлата музей мөдире Фәрхәт Рәшитов. — 1923 елда Казанга барышлый ул абыйсына кереп чыга. Шул чакта аның Гыйлембану исемле авыл кызына күзе төшә. Мирхәйдәр аңа багышлап шигырь һәм “Сәрвиназ” хикәясен яза. Әмма ул вакытта Гыйлембану бай малае Ибрай белән очрашып йөргән була.

Диләрә Мөхәммәдьярова сөйләвенчә, Мирхәйдәр гади кызлар белән җитди мөнәсәбәтләр кора алмый. Юкса, көндәлекләрендә ул авыл кызларын матур итеп сурәтли, аларның яхшы тәрбия алганлыкларына басым ясый. Аның гаиләсендә барысы да затлы нәселдән чыккан хатын-кызларга өйләнә, аның әнисе Зәйнәб тә, әбисе Гайникамал да, абыйларының хәләл җефетләре дә татар морзаларының оныклары була.

— Илдә булган кискен борылыш вакытында Мирхәйдәр унбер туганын җир куенына иңдерә. Шушы авырлыклардан соң ул көндәлегендә: “Ходай Тәгалә юк ул!” — дип язуга барып җитә. Шул елларда яндырылган көндәлекләрендә нәрсә булгандыр – фаразларга гына кала. Бәлки, аларны яндырып, Мирхәйдәр Фәйзи үз гомерен саклап калгандыр. Аңа инде яшәргә дә күп калмаган була, – дип сөйли Диләрә ханым.

Казан табиблары Мирхәйдәрдә туберкулез таба. Ул вакытта бу авыруны дәвалый алмыйлар, ул хөкем карары белән бер була. Драматургка Урал якларына, аның сәламәтлегенә уңай булган климатка кайтырга киңәш ителә. Казаннан киткәндә, ул яңадан Шодага кереп чыга. Ә анда исә халык ду килеп дуслык бәйрәмен билгеләп үтә.

— XIX гасырның 70нче елларында, җир бүлә алмаганлыктан, Шода белән күрше Куныр авылы халкы арасында ызгыш туа. Шундый бәрелешләрнең берсендә Шода кешеләре Кунырның бер егетен кыйнап үтерәләр. Шоданың 15 егетен сөргенгә җибәреп, берсе генә туган авылына әйләнеп кайта. Шушы канкойгыч вакыйгадан соң, ике авыл халкы, дуслашырга теләп, бәйрәм оештыра. Ул бүгенге көндә үткәрелми, онытылган инде. Бәйрәмнәр хәзер болай да күп: Сабан туе, авыл бәйрәме һәм башкалар, – дип санап китте Фәрхәт Рәшитов.

Галимҗан Ибраһимов, авыл тормышын һәм кешеләрен шулкадәр үтемле итеп сурәтләүдә Мирхәйдәр Фәйзигә тиңнәр юк, дип әйтеп калдыра. 1923 елда Казанда узган әдәби конкурста драматургның “Адашкан күңел” пьесасы җиңеп чыга. Барысы да бертавыштан Мирхәйдәргә Казанда калырга кирәк, ди. Ул яраткан шәһәрендә болай да калырга риза булыр иде, әмма авыру аны Казаннан күченеп китәргә мәҗбүр итә. Туган ягы – Оренбург губернасына кайткач, ул көндәлегенә: “Мин китәм, әмма йөрәгем Казанда кала”, — дип яза.

Мирхәйдәргә Үзәк көнчыгыш китапханәсенең балалар бүлеге эшен җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ул балаларны язарга өйрәтә, рус телендәге шигырьләрне татарчага тәрҗемә итә, авыл мәктәбе турында нәниләр өчен пьеса яза. Пролетариат белән мещаннарның балаларына бертигез мөнәсәбәттә булганы өчен, хезмәт җыелышында берәү: “Фәйзулинны долой!” — дип кычкыра. Драматург өенә кайтып, көндәлегенә: “Кемнең хаклы булганын вакыт күрсәтер”, — дип теркәп куя.

Тәрҗемә мәсьәләсе

Диләрә Мөхәммәдьярованы Мирхәйдәр Фәйзинең иске татар телендә язылган әсәрләренең хәзерге заман татар теленә тәрҗемә ителмәвенә эче поша. Шушы тәкъдим белән ул Татарстан Фәннәр академиясенә дә мөрәҗәгать иткән. Әмма анда, барлык башкарыласы эшләр ун ел алдан язылган инде, Мирхәйдәр Фәйзи көндәлекләрен тәрҗемә итү эш планына кертелмәгән, дип җавап биргәннәр. Моның өчен, билгеле, акча кирәк. Фәйзинең әсәрләрен шулай ук рус теленә тәрҗемә итүче дә юк.

— Татар классигының иҗаты белән кызыксынган, әмма татарча укый да, сөйләшә дә белмәгән кешегә нишләргә? — дип гаҗәпләнә Диләрә ханым. Ул, Мирхәйдәр Фәйзинең юбилее алдыннан, Орск шәһәренең драма театрына да шалтырата. Драматургның тормышы да, иҗаты да бу шәһәр белән тыгыз бәйләнгән, “Галиябану”ны да шушында яза бит ул, ди. Театр директоры Диләрә ханымга болай дип аңлата: Мирхәйдәр Фәйзинең рус телендә пьесалары юк, ә Орск шәһәрендә татар театры юк. Аның каравы, драматург исемен йөртүче Оренбург татар театры ноябрь башында тамашачыга Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Адашкан күңел” спектаклен тәкъдим итте. Ә Балтач районында быел халык театрлары арасында драматург исемендәге иҗат фестивале оештырылды.

Ишетә белергә кирәк…

Музей янындагы бер катлы бинада башлангыч мәктәп белән балалар бакчасы урнашкан, анда бишәр бала укый һәм тәрбияләнә. Нәниләр музейның көтеп алынган кунаклары: алар татар әдәбияты классикларының юбилейларын бәйрәм итүдә катнаша, шигырьләр укый, моның өчен Фәрхәт абыйлары аларга күчтәнәч тә өләшә.

Шода чыннан да җыр-моңга бай як булып чыкты. Биредә һәр кошчык, һәр бөҗәк, һәр агач үзенчә җырлыйдыр кебек. Моны ишетә белергә генә кирәк. Нәкъ Мирхәйдәр Фәйзи ишеткән сыман.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр