ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Спорт

Балтачта район хакимияте чаңгыга басты

11 гыйнвар 2017, 19:24

Балтачта район хакимияте чаңгыга басты "Сабантуй" ял паркында "Төнге чаңгы юллары - 2017 "нең ачылу тантанасы булды.

 (Балтач, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Районыбызның спорт мәйданчыкларын буш тотмау максатыннан, елның төрле фасылында ярышлар, бәйгеләр үткәрелеп кенә тора. Бүген, ягъни 11 гыйнвар көнне район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында "Сабантуй" ял паркында "Төнге чаңгы юллары - 2017 "нең ачылу тантанасы булды, дип хәбәр итә Балтачның “Хезмәт” газетасы.

17 гыйнвардан район җирлегендәге башка хезмәт коллективлары да чаңгыга басачак. Гомумән, яктыртылган чаңгы трассасында былтыр ук оешма-учреждение коллективлары, гаиләләр, өлкән яшьтәге райондашларыбыз арасында һәр атнаның чәршәмбе кичендә күмәкләп чаңгы шуулар оештырылган иде. Бу чара популярлашып китте, халык тарафыннан уңай бәяләнде. Чаңгы спортына тартылучылар саны күзгә күренеп артты, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр