ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган
"Ак Барс" хоккейчылары Хельсинкида "Йокерит" командасына оттырды
17 октябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән

Җәмгыять

«Татар-информ»да 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр

11 гыйнвар 2017, 17:38

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 12 гыйнварда 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе Татарстанда 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләренә багышлана.

Матбугат конференциясендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин, «Россия почтасы» федераль дәүләт оешмасының филиалы - «Татарстан почтасы» идарәсе директоры Регина Кузнецова катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр