ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Геройлар узышы» 2017 елда Татарстанның Югары Ослан районында уза
Балтачның Борбаш авылында малайлар өчен пансионат ачылачак
Татарстанда 7,5 меңнән артык мәктәп укучысы «Яшь армия» хәрәкәтендә катнаша
Казан федераль университетында һәлак булган Африка студенты белән хушлаштылар
Чистайда мохтаҗларга кием өләшәләр

Икътисад

ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчаларын Саклык банкы, ВТБ 24, «Ак Барс» банклары түли

11 гыйнвар 2017, 17:47

ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчаларын Саклык банкы, ВТБ 24, «Ак Барс» банклары түли Агент-банклар 12 гыйнвардан эшкә керешә, клиентлар фамилияләренең баш хәрефләре буенча бүленгән.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-инфонм»). ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчалары 12 гыйнвардан Саклык банкы, ВТБ 24 һәм «Ак Барс» банклары аша түләнә башлаячак. Бу хакта “Иминият кертемнәре агентлыгы” дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек элемтәләре департаменты хәбәр итә.

«Күрсәтелгән агент-банкларга „ИнтехБанк“ кертемчеләренең билгеле бер төркеменә түләүләр башкару йөкләнә. Кертемчеләр агент-банкларга кертем счеты ачылган вакыттагы яшәү урыны буенча, шулай ук таблица нигезендә фамилияләренең баш хәрефләре буенча бүленгән», — дип билгеләп үтелгән Иминият кертемнәре агентлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Искәртеп үтик, кертемчеләргә банктагы барлык кертемнәреннән 100 процент түләнә, әмма ул 1,4 млн сумнан артмый.

Агент-банкны ачыклау өчен Иминият кертемнәре агентлыгы сайтыннан «Үз агент- банкыңны тап» сервисыннан файдаланырга була. Акчаңны алу өчен агент- банкка бары паспорт (шәхесеңне ачыклаучы документ) белән барырга һәм шулай ук түләү турында гариза тутырырга кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр