ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яр Чаллыда баласыннан баш тарткан хатын-кызга аборт ясатырга ярамаган
Татарстан урманнарына беренче тапкыр тимгелле боланнар һәм мараллар җибәрелде
Театрлар Сабан туе Сабада үтәчәк
Әгәр без мәчетләрдә татар телендә сөйләшмәсәк, иртәгә бу тел калмаячак – Татарстан мөфтие
Казанлы «Тандем»да шартлаткыч матдә куелганлыгы турында ялган хәбәр өчен хөкем ителгән

Җәмгыять

Казанның “Дустанә” сырхауханәсендә итагатьле эш тәртибе тәкъдим ителде - репортаж (видео)

11 гыйнвар 2017, 17:16 , Фото: Рамиль Гали

Казанның “Дустанә” сырхауханәсендә итагатьле эш тәртибе тәкъдим ителде - репортаж (видео) Проект медицина өлкәсендә беренчел звенога карата күптәнге дәгъваларны юкка чыгару максатыннан эшләнгән.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның 18 нче шәһәр сырхауханәсендә “Дустанә сырхауханә – Татарстан стандарты” проекты тәкъдим ителде. Проект нигезендә гамәлгә ашырылган эшләр белән Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Татарстан Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев танышты.

Проект медицина өлкәсендә беренчел звенога карата күптәнге дәгъваларны юкка чыгару максатыннан эшләнгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча тормышка ашырылучы проект медицина ярдәменең үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру бурычын күздә тота. Якындагы ике елда пациентларның медицина ярдәменнән канәгатьлеге, персоналның эш күрсәткечләре күпкә артып, сырхауханәдә авырулар өчен уңайлы шартлар булдырылыр дип планлаштырыла. Әлегә сынау проекты Казаннан тыш, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән сырхауханәләрендә гамәлгә ашырыла. Гадел Вафин журналистларга Татарстандагы барлык сырхауханәләрнең дә шундый “дустанә”гә әвереләчәген билгеләп узды. Министр проект сынау рәвешендә кертелгән учреждениеләрдә компетенцияләр үзәге булуын, экспертлар белән эшләнгән методик рекомендацияләр нигезендә персонал укытылуын һәм стандартлар кертелүен әйтте.

Регистратура тәрәзәсе урынына - мәгълүмат стойкасы

“Дустанә” сырхауханәдә регистратурага алмашка пациентлар медицина хезмәткәреннән ачыктан-ачык сораша ала торган мәгълүмат стойкасы куелган. “Кызганыч, моңа кадәр регистратура тәрәзәсе каршында кеше өелеп тора, карта эзләү, көтеп тору, аннары табибка чират көтү кәефне боза иде. Бүген 70 мең кеше теркәлгән бу зур сырхауханәдә дә кеше өелеп торуны күрмибез. Медицина хезмәткәре ишек төбендә үк каршы ала, табибка язылырга ярдәм итә”, - дип белдерде Гадел Вафин.

Министр “Дустанә” сырхауханәнең, беренче чиратта, халык өчен уңайлы мохит булдыру күздә тотылуын әйтте. “Без, халык даими рәвештә сәламәтлеген тикшерә алсын өчен, учреждениене дустанә һәм үтемле итәргә тиеш. Моңарчы комачаулаган каршылыкларны алып ташлап, халыкка якынаебыз”, - ди ул.

Табибның пациент белән аралашу вакыты 15 минутка кадәр озайтылган

Гадел Вафин табибның пациент белән файдалы аралашу вакыты 15 минутка кадәр озайтылганын билгеләп үтте. “Без гел табибның пациентка вакыты аз дип килдек. 12 минуттан 3 минутка гына арттырылса да, бу барыбер мөһим. Иң мөһиме – электрон язылу мәсьәләсендә дәгъвалар күп иде. Без табибка керер өчен көтеп тору вакыты 10 минуттан артмауга ирешергә тиеш. Бу безнең бурыч. Кичектергесез очракта язылмыйча килгән кеше дежур табибка керә. Мондый ике кабинет бар”, - диде ул.

Персоналның хезмәт нәтиҗәлелеге 20 процентка арткан

Гадел Вафин персоналның хезмәт нәтиҗәлелеге 20 процентка артканын билгеләп үтте. “Дустанә” сырхауханәдә табиб функцияләренең бер өлешен шәфкать туташлары үти. Элек участок табибы белән бер кабинетта эшләгән шәфкать туташлары хәзер медицина постында хезмәт күрсәтә. Алар табиб эшен дә төрле вак-төяк эшләрдән азат итә. “Шәфкать туташлары эшне күпкә җайлырак, аңлаешлы итә. Юллама, белешмә язып бирү, санатор-курорт карта ясау кебек эшләрне алар башкара. Шәфкать туташының вазифаларын төгәл билгеләү эшне нәтиҗәлерәк итә”, - дип белдерде ул.

Сырхауханәнең баш табибы Резидә Мансурова тагы да ачыклык кертеп: “Пациент участок табибына мөрәҗәгать итә, киңәшләрен биреп, медицина постына җибәрә. Медицина постында эшләүчеләр УЗИ, анализлар бирү вакытын билгели. Элек УЗИга яздырырга кирәк булганда, уңайлы вакытны килештерү өчен дә табибта күпме вакыт сарыф ителә иде. Ә хәзер бу сораулар медицина постында хәл ителә. Аларны беркем ашыктырмый”, - диде.

Министр фикеренчә, табибның пациент белән күзгә-күз аралашуы да мөһим роль уйный. Шул рәвешле, авыру читенсенми, аның табиб алдында күбрәк ачылып китеп сөйләү мөмкинлеге бар. “Бу бик мөһим. Бу ышанычны арттыра дип саныйбыз. Безнең эшне пациент бәяли. Әгәр пациент канәгать икән, димәк, без дөрес юнәлештә эшлибез”, – ди ул.

Резидә Мансурова да участок табибларының үзләре генә кабул итүе халык тарафыннан уңай бәяләнгәнен әйтте. “Элек шәфкать туташы янына параллель төстә тагын бер пациент керә ала иде. Ә табиб сере дигән әйбер дә бар бит”, - диде ул.

Әйтергә кирәк, сырхауханәнең беренче катында ремонт ясалып, уңайлы холл булдырылган. Биредә Wi-Fi булган, диванчыклар, телевизор, су эчәр өчен кулер куелган ял зонасы ясалган. Баш табиб Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 5 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгәнен, 4 млн сумы – төзелеш эшләренә, 1 млн сумнан артыгы – җиһаз, техника сатып алуга юнәлдерелгәнен билгеләп үтте.

Барлык язмалар электрон медицина картасына кертелә

Шулай ук, сырхауханәдә “Электрон карта” проекты тормышка ашырыла. Барлык язмалар компьютерга, электрон медицина картасына кертелә. Илнур Хәлфиев амбулатор карталарның картасаклагычта саклануын бмлгеләп үтте. “Элеккеге кебек табиб кабинетында шкафта өелеп тормый. Бу кабинетта буш урынны да киңәйтә”, - ди ул.

Табиблар итагатьле итеп сөйләшә

Проект нигезендә табиблар итагатьле итеп сөйләшергә тиеш булачак. “Без халыкны тәмле тел белән елмаеп каршы алырга тиеш. Бу сораулар һәр киңәшмәдә күтәрелә. Алар буенча эшлибез”, - дип белдерде Резидә Мансурова.

Бүген министрның сырхауханәгә визиты барышында пациентлар да туктатып үзләрен борчыган сорауларын бирде. Аларның күбесе җәмәгать транспорты белән бәйле иде. Бик күпләр сырхауханәгә бары тик бер 74 нче автобус кына йөрүен һәм аның да бик сирәк йөрүе аркасында бик озаклап көтәргә туры килүенә зарланды. Гадел Вафин шәһәр мэрына бу хакта хәбәр ителеп, проблеманың чишеләчәгенә ышандырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр