ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый
Татарстан экология министры халыкны фосфатлы юуу чараларын кулланмаска өндәде
Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты
2018 елда Казанда иске батарейкалар җыю өчен 60 контейнер урнаштырылачак
Америкада Булат Йосыповның «Бабич» фильмын күрсәттеләр

Дин

Камил Сәмигуллин: Болгар академиясен эшләтеп җибәрүдә без укучы булып та өлеш кертә алабыз

11 гыйнвар 2017, 17:19

Камил Сәмигуллин: Болгар академиясен эшләтеп җибәрүдә без укучы булып та өлеш кертә алабыз 2017 елда Болгар ислам академиясен ачу вакыйгасы бүген Татарстан мөфтие Диния нәзарәтенең Президиум һәм Пленар утырышында каралды.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). 2017 елда Болгар ислам академиясен ачу вакыйгасы бүген Татарстан мөфтие Диния нәзарәтенең Президиум һәм Пленар утырышында каралды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Анда эшләргә яңа коллектив туплана. Кемнәргәдер Болгарга күчәргә дә туры киләчәк. Яңа дөньякүләм дини мәгариф үзәген оештыру өчен Казан белән Болгар арасын шактый таптыйсы була. Бу тарихи идеяне тормышка ашыру җиңел түгел. Әмма Болгарга барырга ерак дип утыра алмыйбыз. Хәтта укучы булып та без академияне эшләтеп җибәрергә өлеш кертә алабыз", - диде мөфти.

Пленар утырышта Голәмәләр һәм Казыйлар шуралары хисаплары һәм тәкъдимнәре, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең юридик бүлек җитәкчесе Айрат Билаловның чыгышлары тыңланылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр