ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Иң күп һәм иң аз мәйданнарда уңыш җыйган районнар мәгълүм - исемлек
Чаллыда 27 ел элек торак йорт диварына беркетелгән хатны ачканнар
Башкортстанда туган Мәскәү табибәсе Эльбрус тавы түбәсендә "Заһидә" биюен башкарган
Чиләбедә яшәүчегә, 30 ел элек аның кызын алыштырган өчен, 1 миллион сум акча түләячәкләр
Фирдүс Тямаев: Авылларда халык концертларга йөрми икән, клуб җитәкчесенең дә гаебе ул

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Яшел Үзәндә погонлы Кыш бабай Раифа ябык типтагы учреждениесендә кунак булды

11 гыйнвар 2017, 22:00

Яшел Үзәндә погонлы Кыш бабай Раифа ябык типтагы учреждениесендә кунак булды Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар советы һәм 7 нче мәктәп укучылары махсус укыту-тәрбия учреждениесе яшьләренә бәйрәм алып килде.

 (Яшел Үзән, 11 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар советы һәм 7 нче мәктәп укучылары белән берлектә, “Полицейский Кыш бабай” акциясе кысаларында ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесендә булды, дип хәбәр итте бүген “Яшел Үзән” газетасы.

Училищеда тәрбияләнүче 100дән артык балага кунаклардан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән татлы бүләкләр тапшырылды. Өлкән участок уполномоченные полиция капитаны Владимир Межнов һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор полиция майоры Лилия Хәмидуллина әкият персонажлары булып, Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы полковник Алексей Корнев белән бергә балаларны Яңа ел белән котлады.

7нче мәктәп укучыларының Эчке эшләр министрлыгы акциясенә беренче генә катнашуы түгел. Бу юлы Гүзәл Шәрәфетдинова җитәкчелегендәге музыкаль коллектив концерт әзерләгән иде. Раифалылар бигрәк тә “Камертон” ансамблен яратып калды.

Әлеге махсус учреждение директоры урынбасары Людмила Стрелкова сүзләренә караганда, полиция хезмәткәрләренең шундый гадәти булмаган формада килүе кайчандыр закон бозган яшьләргә дөньяны икенче күзлектән күрергә ярдәм итә. Кайберәүләр өчен ул төзәлүнең беренче адымына әйләнә. Хәзерге вакытта мәктәптә 104 бала укый. Аларның барысы да хокук бозган өчен суд карары белән шушы мәктәпкә җибәрелгән, диелә Яшел Үзән районы хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр