ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Узган ел Татарстанда салынган административ штрафлар суммасы 120 млн сумга арткан
И.Баязитов: Җомга вәгазьләрен татарча үткәреп, башка көннәрдә русча чаралар оештырып була
«Вамин» турында берничә роман язарга һәм спектакль куярга мөмкин иде – Фатыйх Сибагатуллин
Путин Мәскәүдә милли әдәбиятлар Йорты булдыру турында карар кабул итте
"Дакар"да җиңү яулаган “КамАЗ-Мастер” командасын Чаллыда тантаналы төстә каршы алдылар

Җәмгыять

“Татар-информ”да “Миллият сүзлеге”нең беренче томы нәшер ителүе турында сөйләячәкләр

11 гыйнвар 2017, 15:50

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 гыйнварда, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Татар китап нәшриятында Адлер Тимергалин хезмәте булган “Миллият сүзлеге”нең беренче томы басылуга багышланачак.

Матбугат конференциясендә Татар китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин; Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев; Татар китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясе җитәкчесе Газинур Моратов; рәссам, Адлер Тимергалинның кызы Алсу Тимергалина; тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин; Татарстанның халык язучылары Рабит Батулла һәм Марсель Галиев катнашуы көтелә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясе татар телендә барачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү - pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр