ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистай районында 66 яшьлек ир-ат янып үлгән
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам

Фән һәм мәгариф

2017 ел Татарстан мөфтияте тарафыннан "Галимҗан Баруди елы" дип игълан ителде

11 гыйнвар 2017, 16:32

2017 ел Татарстан мөфтияте тарафыннан Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула

 (Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде. Бу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул бертавыштан хупланды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте.

"Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Галимҗан Баруди кебек танылган дин әһелләрен белергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. Шуның өчен дә бу елны "Галимҗан Баруди елы" дип үткәрергә тәкъдим итәм һәм рухи мирасыбызны өйрәнергә чакырам", - диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Галимҗан Баруди күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог. 1882 елда Г. Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирә. 1906 елда Казанда аның мөхәррирлегендә «Әд-дин вәл-әдәб» (“Дин вә әхлак”) журналы чыга башлый. Баруди Россия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие вазыйфаларын да башкара.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман өммәтен татар телен өйрәнергә чакырды, телне белү татар халкының фәнни дини мирасын өйрәнүгә юл ачачак, диде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр